Чүпрәледә сыер берьюлы дүрт бозау китергән
Чүпрәле районында сыер берьюлы 4 бозау китергән. Бу - уникаль һәм сирәк очрак “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче сыер савучы Лилия Раимова төркемендә булган, дип хәбәр итә район газетас...
Чүпрәле районында сыер берьюлы 4 бозау китергән. Бу - уникаль һәм сирәк очрак “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче сыер савучы Лилия Раимова төркемендә булган, дип хәбәр итә район газетасы.
Фото: chuprale-online.ru/
“Березка” кушаматлы сыерның бозаулары якынча 20шәр килограммлы булып туган.
“Гадәттә сыерлар - бер, сирәк кенә ике бозау китерә. Берьюлы өч бозау туу очрагы 7 мең сыерга бер генә туры килә. 25 ел эшләү чорында 4 бозау китерү очрагы булганы юк, бу – могҗиза”, - диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Раимов.
“Березка” бозаулаганнан соң үзен яхшы хис итә һәм тәүлегенә 35 кг нан артык сөт бирә.

Комментарийлар