Логотип «Мәйдан» журналы

Чиләбе өлкәсендә беренче мәдрәсә ачыла

Торице шәһәрендә Чиләбе өлкәсендә беренче булган мәдрәсә ачылачак. Анда мөселман руханиларын әзерләячәкләр."Интерфакс"ка биргән интервьюсында региональ хөкүмәтнең иҗтимагый элемтәләр идарәсе җитәкчесе...

Торице шәһәрендә Чиләбе өлкәсендә беренче булган мәдрәсә ачылачак. Анда мөселман руханиларын әзерләячәкләр.
"Интерфакс"ка биргән интервьюсында региональ хөкүмәтнең иҗтимагый элемтәләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Илья Аносов белдерүенчә, уку йорты дин әһелләрен Уралга гына түгел, күрше-тирә регионнарга да җибәрәчәк. Шәкертләр дини белем алудан кала, дөньяви һөнәр дә алып чыгачак бу уку йортыннан. Шуңа кагылышлы килешү Чиләбе агроинженерлык академиясе белән төзелгән. Мәдрәсәдә дини фәннәрне Уфаның Ислам университеты мөгаллимнәре укытачак.
 
 
Фото: https://islam-today.ru
 

Комментарийлар