Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда беренче тапкыр кышкы спорт төрләре фестивале уздырыла

Чаллылылар төрле кышкы спорт төрләре буенча ярышларда катнаша алачак.23 декабрьдә "Яр буе" паркы мәйданында биатлон буенча ярышлар узачак. Анда 10 яшьтән алып 55 яшькәчә булган җиде төрле яшь категори...

Чаллылылар төрле кышкы спорт төрләре буенча ярышларда катнаша алачак.

23 декабрьдә "Яр буе" паркы мәйданында биатлон буенча ярышлар узачак. Анда 10 яшьтән алып 55 яшькәчә булган җиде төрле яшь категориясендә спортчылар катнаша ала.
26 декабрьдә Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей-интернатта хоккей буенча турнир оештырыла. 2007 һәм 2009 елда туган яшүсмерләр - балалар һәм яшүсмерләр клублары командалары көч сынашачак.
29 декабрь көнне "Яр буе" паркында чаңгы ярышлары башланачак. 1 километр аралыкта һәр теләгән кеше катнаша алачак. Шул ук көнне "Медео" шугалагында тимераякта шуу буенча да ярышлар булачак. Ә шәһәрнең Боз сараенда фигуралы шуучылар чыгышы һәм алдынгы тренер һәм спортчылардан оста-класслар тәкъдим ителә.
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 
 

Комментарийлар