Логотип «Мәйдан» журналы

“Большая книга” әдәби премиясенә дәгъва кылучылар арасында дүрт татар кешесе бар

28 февральдә XIV “Большая книга” милли әдәби премиясенә кандидатларны кабул итү тәмамланды. Алар арасында чыгышы белән татар булган авторлар да бар. Казанда туган язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хам...

28 февральдә XIV “Большая книга” милли әдәби премиясенә кандидатларны кабул итү тәмамланды. Алар арасында чыгышы белән татар булган авторлар да бар. Казанда туган язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова кандидатлар исемлегендә. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Большая книга” әдәби премиясенә дәгъва кылучылар арасында дүрт татар кешесе бар
Матбугат хезмәте хәбәрендә премиягә 343 әсәр килгән дип хәбәр ителә. Авторлар арасында Владимир Личутин, Вадим Ярмолинец, Мария Рыбакова, Андрей Рубанов, чыгышы белән Дагыстаннан булган Алисә Ганиева һәм башка язучылар бар. Кандидатлар арасындагы Олег Лекманов үзенең әтисе татар булуы хакында хәбәр иткән иде.

Премиягә шулай ук 1991 елда туган Булат Ханов (Казаннан) һәм 1991 елда туган Тимур Вәлитов (Тимур Постоев - Түбән Новгородтан) дәгъва итә. Быел Булат Хановка “Дистимия” әсәре өчен “Аксенов-фест” фестивале кысаларында узган “Йолдызлы билет-2018” премиясе тапшырылды. Тимур Вәлитов “Вымыслы” җыентыгы белән “Лицей” әдәби премиясенең беренче сезонында җиңгән иде.

  • “Большая книга” милли әдәби премиясе 2005 елда “Илнең сүз байлыгына ярдәм үзәге” тарафыннан оештырылган. Үзәкне оештыручылар: “Альфа-Банк”, “Ренова”, ВидеоИнтернешнл” ширкәтләре, Роман Абрамович, Александр Мамут белән бергә Фәннәр академиясенең рус әдәбияты институты, РФ Мәдәният министрлыгы, ВГТРК, ТАСС һәм башкалар.


23 апрельдә кандидатлар арасыннан финалга чыкканнары тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләр май азагында билгеле була. Беренче урынны алучыга 3 млн, икенче, өченче урыннарга – 1,5 һәм 1 млн сумлык приз каралган.


  • “Большая премия”не төрле елларда алучылар арасында Дмитрий Быков, Людмила Улицкая, Виктор Пелевин, Захар Прилепин кебек язучлыар бар. 2014 елда беренче премияне “Зөләйха күзләрен ача” романы өчен Гүзәл Яхина алды. 2016 елда Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы өченче урынга лаек дип табылды.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181832/

Комментарийлар