Логотип «Мәйдан» журналы

Май ахырында кайсы продуктларга бәяләр үзгәрде?

Россия статистикасы китергән мәгълүматларга караганда, ил буенча шикәр 1,4 процентка арткан. Тары ярмасы - 0,7 процентка, тавык - 0,4 процентка, сарык ите һәм  чәй 0,2 процентка кыйммәтләнгән.Яшелчәлә...

Россия статистикасы китергән мәгълүматларга караганда, ил буенча шикәр 1,4 процентка арткан. Тары ярмасы - 0,7 процентка, тавык - 0,4 процентка, сарык ите һәм  чәй 0,2 процентка кыйммәтләнгән.Яшелчәләрдән кәбестә 4,2 процентка, бәрәңге, суган, алма һәм кишер 0,6 дан алып 2,2 процентка кадәр бәяләре арту күзәтелгән.
Шул ук вакытта йомырканың бәясе 2 процентка, карабодай –  0,8 процент,  туңдырылган балык, сөт, ак май 0,2-0,3 процентка кимегән. Кыяр һәм помидор 4 процентка арзанракка сатыла башлаган.
Ведомствода белдерүләренчә, ил буенча алганда бензин бәясе бер атнада уртача 1,9 процентка арткан.

Комментарийлар