Логотип «Мәйдан» журналы

Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була

Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмыны...

Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.zifa-kadyjrova
18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә…
Үзбәк киносы көннәре 4-6 декабрьдә уза. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә чараның тантаналы ачылышы була. Анда тамашачыларга чын вакыйгаларга нигезләнгән «Сто один» фильмы тәкъдим ителә. Ул Әнвәр Иргашев белән Юлия Медведовскаяның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. «101» — ул серле фактлар һәм 101нче үзбәк героеның батырлыгы турындагы фильм.
6 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Илхом Мөхәммәдиброхимовның «Полет» фильмы була. Драма картинасында вакыйгалар хронологиясен төзергә һәм үзен хөкем иткән җинаять сәбәбен аңларга, фаҗигадә гаепле кешене ачыкларга тырышучы герой турында сөйлиләр, диелә хәбәрдә.
 

Фото: kiziltan.rbsmi.ru


https://tatar-inform.tatar/news/culture/02-12-2020/zifa-kadyyrova-s-re-buencha-t-sherelg-n-s-mbel-filmyny-premierasy-kazanda-bula-5789862

Комментарийлар