Логотип «Мәйдан» журналы

Зәңгәр күз

Зәңгәр күзләр кич-иртәнКемне көтәләр икән?Бездәй кара күзленеме,Әллә бүтәнне микән?И зәңгәр күз, зәңгәр күз!Сезнең телдә юк микәнниБерәр бүтән үзгә сүз,"Сөям, бәгърем" дигән сүз?Белгән сүзең: "Кит кир...

Зәңгәр күзләр кич-иртән
Кемне көтәләр икән?
Бездәй кара күзленеме,
Әллә бүтәнне микән?
И зәңгәр күз, зәңгәр күз!
Сезнең телдә юк микәнни
Берәр бүтән үзгә сүз,
"Сөям, бәгърем" дигән сүз?
Белгән сүзең: "Кит кире,
Кеше күрә ич, тиле!"
Күзең әйтә: "Кил! Кил! Кил!
Гомерлек яр ит мине!.."
1948
 

Хәсән ТУФАН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар