Логотип «Мәйдан» журналы

Зәңгәр ефәк яулык җилферди

***Кемнәр элгән - каен ботагындаЗәңгәр ефәк яулык җилферди.Кул болгавы, гүя, кем дә булсаКүреп алып, бәлки, килер ди. Бер минут та тынгы бирми торганҖилләрдән ул туйгандыр инде.Очып китә алса, ак...

***
Кемнәр элгән - каен ботагында
Зәңгәр ефәк яулык җилферди.
Кул болгавы, гүя, кем дә булса
Күреп алып, бәлки, килер ди.
 
Бер минут та тынгы бирми торган
Җилләрдән ул туйгандыр инде.
Очып китә алса, ак болытка
Кунып бераз ял итәр иде.
Бәлки, аның берәр матур кызның
Иңнәренә килә кунасы.
Шул матурның кочып муеныннан
Киләдер әле назланасы.
Ә кем белә, бәлки, бу яулыкны
Үз иясе килеп коткарыр.
Һәм кадерләп, куенына салып
Үз юлыннан китеп тә барыр.
Ә кем белә, бәлки, зәңгәр яулык
Буйга җиткән кыз бала кебек-
Үз насыйбын көтеп өзгәләнә
Каен ботагына эленеп...
... Кемнәр элгән, каен ботагында
Зәңгәр ефәк яулык җилферди...

Фәүзия Мөхәммәтова.

Комментарийлар