Логотип «Мәйдан» журналы

"Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале үтте

13 март көнне Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте.Әлеге фестиваль инде дүртенче ел рәттән уздырыла. Быел үз осталыгын күрсәтергә республика һәм күрше Башкортстан төбә...


13 март көнне Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” республикакүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте.



Zaytuna_1
Әлеге фестиваль инде дүртенче ел рәттән уздырыла. Быел үз осталыгын күрсәтергә республика һәм күрше Башкортстан төбәгеннән дә катнашучылар җыелган. Составында Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, яшь мөнәҗәтче Илгиз Шәйхразиев, Бөгелмә  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Фәния Әхмәтшина, нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова булган жюри алдында 45 аерым башкаручы һәм 14 ансамбль чыгыш ясаган. Җиңүчеләр яшь буенча берничә номинациядә билгеләнгән.
 
Җиңүчеләр исемлеге:
Ялгыз башкаручы ( 19-35 яшьлекләр):
Газизов Ривазетдин (РИУ)
Исламов Ранил (Азнакай)
Мөселманов Габделвәли (РИУ)
Ялгыз башкаручы (13-18 яшьлекләр):
Габдрахманова Резеда (Бөгелмә)
Галиуллина Илүзә (Зәй)
Габдрәшитов Камрон (КИК)
Ялгыз башкаручы (7-13 яшьлекләр):
Алейна Каракылыч (Азнакай)
Сөләйманова Гайшә (Яңа Чишмә)
Кадыйрова Айсылу (Яңа Чишмә)
«Ансамбль»,  кече яшьтәгеләр:
«Чишмә» (Бөгелмә)
«Азнакай энҗеләре» (Азнакай)
«Рисалә» (Яңа Чишмә)
«Ансамбль»,  урта яшьтәгеләр:
«Җиңгәчи» (Бөгелмә)
«Тургай» (Бөгелмә)
«Хәлил» (Казан, «Мөхәммадия»)
«Ансамбль»,  өлкән яшьтәгеләр:
«Мирас» (Әлмәт)
«Хәзинә» (Башкортстан)
«Ихлас» (Әлмәт).

 
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар