Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды

Зәйдәге торак йортларның берсендә газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә. Фото: социаль челтәрләрБ...

Зәйдәге торак йортларның берсендә газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.
s0kqhq43jo4 Фото: социаль челтәрләр
Башлангыч фаразлар буенча, гадәттән тыш хәл булган йортның бишенче катындагы бер фатирда яшәүчеләргә кунакка оныклары килгән булган. Бер онык урамда калган, икенчесе әбисе һәм бабасы белән өйгә кереп киткән. Фатир ишеген ачканда, алар газ исе сизеп алган, шуннан соң шартлау булган.
Бу вакытта йорт түбәсендә бер эшче вентиляцияне чистарту белән мәшгуль булган. Шартлау вакытында алган имгәнүләрдән эшче хастаханәдә вафат булган.
Тикшерүчеләр фатирларның берсендә түшәм тарттыручылар эшләгәнлеге турындагы мәгълүматны да тикшерә.
"Саксызлык аркасында сәламәтлеккә зыян салган яки кеше үлеменә китергән, куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирмәгән эш башкару яки хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эш кузгатылган. Моңа кадәр ТР Прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган иде.
Зәйдә Никифоров урамындагы 5 катлы 8 подъездлы йортның 5нче катындагы фатирда газ шартлау сәбәпле, 10 кеше зыян күргән. Аларның берсе хастаханәдә вафат булган. 3 кеше хастаханәдә реанимация бүлегендә ята. Аларның берсе - 8 яшьлек кыз бала.
Рөстәм Миңнеханов профиль ведомстволарына гадәттән тыш хәлне аерым игътибар үзәгенә алырга кушты. Газ шартлаган подъезддан 56 кеше вакытлыча яшәү урыннарына күчерелде.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар