Логотип «Мәйдан» журналы

Юрий Гагарин хөрмәтенә Казанда флэш-моб оештырыла

1961 елның 12 апрелендә 9:07 сәгатьтә Казах ССР далаларындагы "Байконур" космодромында "Восток" космик корабле 27 яшьлек Юрий Гагарин белән галәмгә очыш ясады – кешелеккә йолдызларга юл ачылды.Кешенең...


1961 елның 12 апрелендә 9:07 сәгатьтә Казах ССР далаларындагы "Байконур" космодромында "Восток" космик корабле 27 яшьлек Юрий Гагарин белән галәмгә очыш ясады – кешелеккә йолдызларга юл ачылды.



fonstola.ru-101683
Кешенең беренче тапкыр галәмгә күтәрелүе тормыш һәм хезмәт юлының бер өлеше Казан белән бәйләнгән конструктор, гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королевтан башка гына чынга ашмаган булыр иде.
Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан Роскосмос 2016 елны "Юрий Гагарин елы" дип игълан итте һәм күп төрле чаралар уздырырга җыена. 12 апрельдә, мәсәлән, илнең һәр төбәгендә "Башыңны күтәр!" дип исемләнгән  флэш-моб оештырыла.
Казанда әлеге чара 12 апрельдә 14:00 сәгатьтә Четаев урамы 18а адресы буенча урнашкан уку йорты (КНИТУ-КАИ, 2 нче уку корпусы) янында үткәрелә. Анда катнашучылар Юрий Гагарин һәм аның батырлыгы хөрмәтенә һава шарлары очырачак.

 
intertat.ru

Комментарийлар