Логотип «Мәйдан» журналы

Юралмаган төш

Төш юрата авыл хатыннары.Әби-карчык тыңлый шым гына.Көннәр сыман артка шуа тораДисбе төймәләре кулында.Мисыр күгәрчене кунган, имеш,Очып килеп, тәрәз төбенә…Юрый карчык:– Төшең изге, кызым,Елан түгел,...

Төш юрата авыл хатыннары.
Әби-карчык тыңлый шым гына.
Көннәр сыман артка шуа тора
Дисбе төймәләре кулында.
Мисыр күгәрчене кунган, имеш,
Очып килеп, тәрәз төбенә…
Юрый карчык:
– Төшең изге, кызым,
Елан түгел, мин юл күрәмен…
Төш юрата авыл хатыннары.
Арада бар иң яшь кыз бала,
Төш сөйләргә килә,
Килә,
Ләкин
Берни сөйләмичә кузгала.
– Үлгән! – дисә, ул ышанмас,
Ләкин:
– Кайтмас! – дисә, нишләр йөрәге?
Учак көлләрендә посып калган
Күз шикелле өмет дөрләде…
Миналардан арынып икмәк бирер,
Еллар үтәр, булыр җир тыныч.
Сөйләнмәгән бу төш – шартламыйча
Онытылып калган мина сыман:
Кагылырга хәтта куркыныч!
Төш юратты авыл хатыннары –
Юраганның күбе юш килде.
Ул чордан соң ничә кояшлы җәй,
Ничә тапкыр карлы кыш килде…
Еллар үтте, ә төш сөйләнмәгән,
Берни сөйләмичә кузгала
Ерак илдә үлеп калган ярның
Һәр көн саен пакь фәрештә булып
Төшләренә кергән кыз бала…
Көн саен ул төш юратмак була,
Тик сөйләми кала көн саен.
Өмет дигән нәрсә – изге төштер,
Юралмаган төштер, мөгаен.
1971.
 

ЗӨЛФӘТ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар