ЕЛМАЮЛАР БУЛЫП…

Тукай моңын чор моңына кушып,
Бер яшь ана бишек тибрәтте дә
Миндә шундый уйлар уятты:
Чорлар гизгән якты агымнарга
Тиңдәш икән Тукай иҗаты!
Бөек шагыйрь моңы,
халык моңы,
Биек күкле кыя-таулар кебек,
Тамыр җәя икән тирәнгә…
Елмайгандыр Тукай
җан тамыры
Кыя тамырына тигәндә.
Мин дә елмаямын!
Миннән күреп,
Әнкәсенә тулы бәхет биреп,
Бишектәге сабый елмая.
Тирән иҗат
дөнья йөзләрендә
Елмаюлар булып олыгая,
Елмаюлар булып олыгая!

 

ҖӘЙЛӘРЕМНЕ БИРӘМ…

Минем табигатем җәйгә тартым,
Кичү авыр миңа кыш айларын.
Кырыс кышта кан басымы арта
Башны кыскан «корыч кыршаулар»ның.

Минем мәхәббәтем таңга тартым:
Йөзәм нурның таңдай алсуында…
Әмма аңым җуярмын, дип куркам
Кинәт купкан хисләр ярсуында.

Минем кайгым бураннарга тартым:
Басыла да кабат кубарыла.
Мөмкин түгел мәңгеләшү хәлен
Фасылларга бүлеп сугарырга.

…Җәйгә чыккан чыдамлыгым өчен
Мин бары тик бурычлымын кышка.

…Җәйләремне бирәм…
Мәңгелек ул,
Беркайчан да хезмәт итми бушка.
…Сөюемне бирәм, сөюемне.
Күпме кирәк – шулай
сорасыннар!..
Кышны бергә чыккан кардәшләрем
Хәтерләрен генә җуймасыннар.

 

ЮЛГА ЧЫГАМ…

Алда безне нинди юллар көтә?
Бәхет-шатлык көтә ни чама?
Асты өскә килгән бу заманда
Җавап табып булмый һич аңа.

Җавапсызлык тамыр җәйгән чорга
Төрле яклап дөнья үч ора.
Ишетәсезме:
– Коррыйк! Коррыйк! – диеп,
Баш очында козгын кычкыра.

Козгын тавышын борын-борынгыдан
Халык куркынычка санаган.
Юлга чыгам –
курку, өркүләрем
Арттырмыйча гына чамадан.

Юлга чыгам
Чайкалмасын өчен
Учта тотып җирнең күчәрен!..
Ил козгынга яный үз күсәген,
Юл тәкрарлый дөнья исәбен.

Козгын туе баскан Ил Язмышы,
Беләсез бит: түгел җиңелдән!
…Җир өстеннән түгел,
әйтерсең мин
Атлыйм дөм караңгы тоннельдән.

Тик шулай да көне-төне юрыйм
Юнәлешен Җирнең имингә… –
Килер бәхетемә юл күрсәтеп,
Мең ел яшәр өчен кимендә!

 

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Комментарий язарга