Логотип «Мәйдан» журналы

Юл газабы (хикәя)

Нәсим, Мәскәүнең ыгы-зыгысыннан арып, туган ягы һавасын сулап, рәхәтләнеп ял итү хыяллары белән әти-әнисе янына кунакка кайтты.

Тик, артык кунак булып ятарга туры килмәде, йөгереп йөргән җиреннән кинәт кенә әнисе сырхаулап китте. Әнисен дәвалый торгач, ике атна узганын сизми дә калды, инде китәргә җыенганда, чир үзенә килеп ябышты. Хастаханәдә бер атна дәваланды да, больничныйны соңгарак дата белән ябуларын үтенде, чөнки Мәскәүгә барып җитәсе дә бар бит әле, төгәллисе эшләре дә калган иде. Хәленә керделәр, тагын.
Аны җизнәсе иртән-иртүк Бөгелмә вокзалына, Уфа – Мәскәү поездына илткән иде, әмма бер билет та булмады, утырып китү мөмкинлеге дә табылмады. Лениногорскига кире кайттылар да, Нәсим Чаллы автобусына утырып сәфәр чыкты. Чаллыдан юл тотты. Әгерҗе вокзалына килеп керсә, аһ итте. Сентябрь булуга карамастан, бетон идәндә ялан тәпиле, ыштансыз чегән балалары уйнап йөри, чегәннәр күрәзәчелек итә, билет кассалары янына килерлек түгел, су буе чират. Туктале, аның кесәсендә «больничный» бар бит, яшәү урынында дәваланырга кирәк, дигән белешмә дә алган иде. Нәсим «Справочная» тәрәзәсенә килде. Эчтә утырган кызның түшенә таккан бейджикта: «Помощник дежурного по вокзалу Резида Каримовна Галимова», дип язылган. Нәсимнең күңелендә өмет уянды, татар кызы, җитмәсә, күзләрендә иман нуры да чагыла. Ул чирләве хакындагы кәгазьләрен күрсәтеп, Мәскәүгә бер билет сорады. Резидә Кәримовна Нәсимгә сынаулы карашын ташлап, ягымлы тавыш белән татарча:
– Сәгать ничәгә кирәк билет? – дип сорады.
– Мөмкин булса, иң якыннарына, зинһар ярдәм итегез?!
– Ярый, хәзер сөйләшеп карыйм, – диде дә күршесендә билетлар сатучы кызга мөрәҗәгать итте, кассир кыз «ярар» дигән сыман башын селекте.
– Купейный ярыймы? – дип сорады Резидә Нәсимгә борылып.
– Яхшы булыр иде. – Ике минут та вакыт узмагандыр:
– Менә сезгә Барнаул – Мәскәү поездына билет, ярты сәгатьтән килеп җитәчәк, хәерле юл! – диде Резидә матур итеп елмаеп, әйтерсең лә, ул үзенең күптән белгән дустына эндәште.
– Бик зур рәхмәт, Резидә Кәримовна, менә бусы чәй эчәргә күчтәнәч, – дип, Нәсим билетка дигән акча белән бергә шокалад та сузды. – Сезгә Аллаһының рәхмәте булсын, – дип иң изге теләкләрен теләп, тәрәзә яныннан китеп барды.
Буфетта чәй эчте дә сәгатенә карады, поезд килергә унбиш минут вакыт бар. Ул, поездның кайсы юлга киләсен белешергә дип, радиобелешмә төймәсенә басты:
– Справочная слушает, – дигән тавыш ишетелде.
– Поезд Барнаул – Москва на какой путь прибывает?
– Этот поезд уже отправляется, бегите, – дигән җавап яңгырады радиобелешмәдән.
Ул тиз генә авыр чемоданын һәм дипломатын тотты да, вокзалдан очып чыгып, өченче юлдан кузгалган поездга таба йөгерде. Нәсим беренче юлны сикереп кенә чыкты, менә икенчесе ...һәм кырыеннан сызгырып поезд узып китте. Йөрәге куркудан кысылса да, поездга таба йөгерүен дәвам итте. «Менә ничек кешеләр поезд астына эләгә икән, бер секундка соңарсам да, мин инде поезд астында кала идем. Хәзер бу поездга утыра алмасам, көч-хәл белән алган билет яначак, ничек итеп тагы Резидә Кәримовнага оялмыйча мөрәҗәгать итәрмен». Ул бер вагонны куып җитте дә, ачык ишеккә дипломатын селтәп ыргытты, ә поезд һаман тизлеген арттыра. Ул сул кулы белән тоткага ябышты, аяклары белән баскычына басты... әмма поезд инде шактый кызулый, Нәсимне кулындагы авыр чемодан артка таба сөйри. Нәсим аркасы белән вагонның стенасына терәлде, дөресрәге, поездның тизлеген арттырудан туган инерция аны стенага китереп кысты. Ул аркасын терәгән килеш, уң кулындагы авыр чемоданны тамбурга таба селтәде, чемодан, Нәсимне үзе артыннан ияртеп, тамбурга сөйрәп алып керде. Ул Аллаһыга рәхмәтләр укып торганда, тамбурда чибәр генә вагон хуҗабикәсе пәйда булды:
– Исәнмесез, сезнең билетыгыз бармы?
– Исәнмесез, билет бар, соңга кала яздым, Аллага шөкер, өлгердем.
– Сез чак кына поезд астына эләкми калдыгыз, ничек шундый авыр чемодан белән тамбурга керә алдыгыз? Сезгә, чыннан да, Аллаһы ярдәм иткәндер.
– Әйе, Аллаһының рәхмәте, шушы чемодан мине тамбурга үзе сөйрәп кертте,… ә, бу поезд Барнаул – Москвамы?
– Юк, бу поезд Мәскәүдән Барнаулга бара.
– Ни-ни-че-е-ек? Ми-и-ңа Мәс....
Бу сүзләрне ишетүгә, Нәсим авызын ачып катып калды, тамагына төер утырды, теле аңкавына ябышты. «Их, бу төш кенә булсын иде дә, уянып китәсе иде», дип, хәтта беләген дә чеметеп алды.
– Билетыгызны күрсәтегез?! – дигән тавышка ул йокыдан яңа уянган кешегә охшап калды.
– Менә билет, мин икенче юнәлештәге поездга утырганмын бит, миңа... миңа бит... Мәскәүгә кирәк, карагыз әле, матурым, мине чеметеп карагыз, зинһар, мин йокламыйммы ул?
– Да мужик... сез йокламыйсыз…сез поезд астына эләгә язып, Барнаулга таба барасыз... Инде нишлисез?
Шулвакыт Нәсим утырырга тиешле Барнаул – Мәскәү поезды ыжгырып узып китте...
Нәсим вагон хуҗабикәсенә хәлне аңлатты һәм бөтен поездлар да туктала торган Янаул стациясенә чаклы утырып барырга рөхсәт итүләрен сорады.
Янаулда вокзалга керсә, билет кассасында бер генә кеше басып тора иде. Нәсим янә купелы вагонга билет алды. Билетта күрсәтелгән урын яхшы, аскы киштә. «Аллаһы боерса, поезд килеп вагонга кереп утырсам, ял итәрмен әле», дип иркен сулады Нәсим.
Ниһаять, поездның икенче юлга килеп туктыйсын хәбәр иттеләр, әмма туктап тору вакыты өч кенә минут икән. Нәсим поездны перронга чыгып көтәргә булды, ләкин беренче юлда товар поезды басып тора иде, өстәге күпер аша чыгып өлгермәячәк, чемодан авыр, күпер дә вокзалдан ерак, ә поезд инде килеп җитә язган. Беренче юлда торган товар поезды астыннан чыкса гына поездга өлгерәчәк. «Нинди көн соң бу билләһи, әллә мин төш күрәмме икән?», дип уйлана-уйлана, вагон астына үрмәләде. Нәсим үз вагонын эзләп тормыйча, каршысындагы ачык ишекле вагонга менде.
– Посадка с той стороны поезда, я сюда только курить вышла, – дип, тупас тавыш белән эндәште марҗа.
– Спасибо вам, что курить вышли, иначе я бы не смог сесть на свой поезд, кстати, это на Москву.
– Да, Новокузнецк–Москва, билет показывай.
– Вот билет, у меня седьмой вагон.
– Ну ладно, проходи, это четырнадцатый вагон, иди перебирайся через восемь вагонов, после вагона-ресторана третий вагон, твой.
– Спасибо большое, сегодня мне целый день не везло, наконец-то, кажется повезло.
Нәсим көч-хәл белән үз вагонына барып җитеп, купесына кереп утырды, купеда беркем дә юк, ичмасам рәхәтләнеп йокларга була, «барып җәймәләр алыйм да чәй эчәрмен», дип уйлап, хуҗабикә янына барса, җәймәләр беткән, вагонның титаны эшләми булып чыкты. Ярый әле юлга чыкканда, лимонад белән коржиклар, кекслар, ипи белән кыздырган тавык боты алган иде. Тамак ялгап алды да, йокларга ятты. Әмма салкын вагонда салкын лимонад эчеп, җәймәсез матрас өстендә тузып беткән япма ябынып йокыга китә алмады Нәсим. Аның каравы, үзенең узган гомерен барлап, ялгышларына уфтанып, уңышларына сөенеп төрле уйлар уйлап ятты да: «Юкка гына, юл газабы – гүр газабы, димәгәннәр икән бабайлар», дип, нәтиҗә ясады. Юл буе йокылы-саташулы борсаланып ята торгач, ниһаять, Мәскәүгә килеп җитте...
Фото: https://pixabay.com

Рәсим ХӘБИБУЛЛА

 

«Чишмә» иҗат оешмасы җитәкчесе.

 

Комментарийлар