Логотип «Мәйдан» журналы

Юл чатында очрашу

Мин Әгерҗегә, Төмән поездына ашыга идем.

Дүрт сәгатьтән поезд китә, шуңа өлгерергә кирәк.
Чаллыдан инде автобус киткән, якында гына таныш-белешләр дә юк. Асфальтка, юл чатына чыксам гына өлгерә алам.
Җәйге җылы көн. Бөтен әйберем – бер портфель; шуны алдым да, очраган машиналар утыртыр әле дип, юлга чыгып киттем. Машина күп йөри: чыгып баскан гына идем, берсе килеп тә туктады. Кабина ишегеннән таныш йөз күренде:
– Әйдә, кая барасың?
Зөфәр абый икән. «Ижминводы» курортында фотограф булып эшли. Бик шәп шахматчы да үзе.
– Әгерҗегә. Поездга соңга калам.
– Мин курортка. Әйдә, утыр. Чатка кадәр барырсың.
«Девятка»га кереп утырдым. Юлда хәл-әхвәлләрне сөйләшеп бардык. Ул Әгерҗе чатында туктады да:
– Әнә, сиңа юлчы бер кыз да бар. Югалып калма. Хәерле юл! – дип шаяртып китеп тә барды.
Карасам, юл чатында бер кыз тора. Мин барасы якка машина көтә. Өстенә джемпер, джинси чалбар кигән. Матур гына, тулы гәүдәле бер кыз. Егерме яшьләр чамасы. Янында – шыплап тутырылган ике зур гына сумка. «Берүзе бу кадәр зур сумкаларны ничек күтәрә икән бу кыз?» дип уйлап куйдым.
Сөйләшеп киттек.
– Ә сез кая барасыз? – дигән соравыма ул көтмәгәндә:
– Кияү эзлим, – дип җавап бирде.
Мин аптырап киттем.
Ул минем өс-башыма күз төшереп алды. Мин кара костюм-чалбардан, ак күлмәк, кызыл галстуктан. Болай кызлар күзе төшмәслек түгел үзе...
– Ничек, ике сумка күтәреп, кияү эзлисезме? Очрыймы соң?
Кыз, бер дә уңайсызланып-нитеп тормыйча, бик җитди итеп:
– Әйе. Кияүгә чыгарга иде, – диде.
Минем моңа кадәр болай җитди итеп кияү эзләп йөргән бер кызны да очратканым юк иде. Кызның андый җавабы мине дә җитдиләнеп китәргә мәҗбүр итте. Юлда кем очрамас? Каян беләсең аның уенда нәрсә ятканын?.. Әгәр мин шунда, шаярып кына, аның белән ачылып сөйләшеп китсәм һәм аның белән якыннан танышырга теләк белдерсәм, ул мин чакырган теләсә кая барырга да риза иде кебек. Мин моны аның миңа кызыксынып карап торуыннан сизеп алдым.
Юлда очраган теләсә кем белән танышып китү, әлбәттә, яхшыга алып бармаячак иде. Шуңа күрә баштан ук аның миңа өмет белән каравын туктатырга булдым:
– Мин өйләнгән шул... Семьям бар. Хатыным, ике кызым, – дидем.
Җавапны ул нәкъ шулай булырга тиеш кебек кабул итте.
Шундый аңлашудан соң безнең арада сөйләшер сүз инде калмаган кебек иде. Без кыр уртасында икәүдән-икәү генә машина көтеп басып тора башладык. Ә безнең якка машина юк та юк.
Бераздан кыз сорап куйды:
– Син Яңавылга түгелме? Еракмы ул?..
Чаллы-Әгерҗе юлыннан моңа кадәр бер-ике тапкыр узган булсам да, Яңавыл дигән авылга игътибар иткәнем юк иде. Шуңа күрә төгәл генә җавап бирә алмадым.
Мине икенче бер нәрсә кызыксындырды: ничек инде үзе дә белми торган авылга барырга чыккан бу кыз?.. Җитмәсә, сумкалары да бар…
– Кияүне Яңавылдан эзләргә булдыгызмыни? Анда бар, диделәрме әллә? Ә үзегез ул авылның кайда икәнен дә белмисез…
– Юк, – диде кыз. – Анда бер гарип карчык бар дигәннәрие. Аның янына… Карап торырга барам.
– Ул сезнең әбиегезме әллә?
– Юк. Таныш түгел ул миңа… Шунда урнашып булмасмы дим…
Мин кызның очы-очка ялганып җитмәгән җавабына тагын бер тапкыр гаҗәпләндем:
– Үзегез башта кияү эзлим дигән идегез. Ә хәзер әби карарга барам, дисез… Ничек инде ул?..
– Короче, эш эзлим мин, – диде кыз бик җитди итеп. – Ялгыз карчыклар була бит. Шуларны карарга урнашырга иде… Ә кияү дигәндә… Анысы да, мужет, табылыр. Ходайның әйбәт кешесе бетмәгәндер әле… Эчмәсен генә…
Кызның мондый җавабы мине кызыксындырып җибәрде.
– Эчми торган кешене табуы авыр инде ул хәзер, – дидем мин. – Нигә, син кемгә барганыңны да белмисеңмени?.. Ничек җибәрде соң сине әти-әниең?..
Кыз ачылыбрак китте:
– Әти юк минем. Эчеп үлде…Әнкәй икенчегә чыкты. Анысы да алама кеше булды. Бусы да эчә. Эчә дә буянить итә, әнкәйне кыйный башлый. Миңа да бәйләнә башлады. Әнкәй югында тота да бәйләнә, тота да бәйләнә... Туеп беттем...
– Әниең озаттымы соң сине?
– Юк. Ул белми дә калды. Тегесе исерек иде. Бәйләнә башлагач, шмоткаларымны җыйдым да чыгып тайдым. Көчкә котылдым... Үземне үзем карарлык бит инде мин хэзер. Ә әнкәйгә... хәбәр итәрмен әле... Барып урнашкач...
– Ә син кайдан соң? Ерактанмы?
– Балтачтан мин...
– Ничек Балтач хәтле Балтачтан монда ук килеп җиттең? – дидем мин, сумкаларга күрсәтеп.
– Килдем инде... Башыңа төшкәч...Татариядән түгел мин. Башкириядән...Анда да Балтач районы бар бит...
– Ә синең исемең ничек?
– Фәнүсә. Башкорт түгел, татар мин...
Безнең сүз тагын тукталып калды. Сөйләшер сүз, уртаклашыр фикер юк кебек иде. Барысы да ачык: без икебез ике төрле кеше. Һәрберебезнең үз кайгысы: миңа тизрәк Әгерҗегә җитеп, Төмән поездына эләгергә, ә бу кызга үз язмышын үзе хәл итәргә кирәк... Менә хәзер берәр машина туктар да, ул үз юлы белән, мин үз юлым белән китеп барырбыз...
Ә бераздан шулай да сорарга булдым:
– Ә Яңавылда андый карчык табылмаса, нәрсә эшлисең? Бәлки, ул үлгәндер...
– Башка авылга барам. Хәзер авылларда ялгыз карчыклар күп ул...Пропискага керәсең дә... соңыннан, бер кешесе дә булмаса, аның йорты да үзеңә кала...
Мин: «Ах, имәндә икән чикләвек!» – дип, әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп кенә торганда, кыз үз-үзенә сөйләнгәндәй итеп кенә әйтеп куйды:
– Авылларда өйләнергә кыз таба алмый аптыраган егетләр дә күп... Хәзер бит кызлар шәһәргә таю ягын гына карый. Авылда торасылары килми... Ә мин авылга да риза...
Кыз тагын нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, өлгерә алмый калды: безнең янга, чаттан борылып, бер машина килеп туктады:
– Кая барасыз?
– Яңавылга.
– Әйдәгез! Мин аны үтәм. Иж-Бубига барам.
«Иж-Бубидан Әгерҗегә ерак калмый. Анда да берәр машина булыр әле», дип уйлап, мин дә бу машинага утырырга булдым.
Кырык-кырык биш яшьләрдәге шофер, кабинасыннан чыгып, багажникны ачты:
– Сумкаларны – монда. Үзегез – әнә анда...
Шофер янында бер хатын утыра иде. Без Фәнүсә белән арткы утыргычка кереп урнаштык.
Кузгалып киткәч, шофер бездән сораштыра башлады: кая барабыз, кем булып эшлибез... Ул безне ир белән хатын дип уйлаган бугай, башта минем белән кызыксынды. Аннан Фәнүсәдән сораштыра башлады. Аңардан: «Ялгыз карчык янына барам», – дигән җавапны ишеткәч, Фәнүсәне үз авылларына барырга димли башлады:
– Әйдә, безгә генә киттек. Бездә дә андый әбиләр бар. Мин сине үзем урнаштырам. Беркөн әле Миңнисәттәй дә: «Их, иптәшкә берәр кеше булса иде», – дип әйтеп тора иде.
Аның сүзен шофер янындагы хатын да куәтләде:
– Бигрәк ялгыз инде ул Миңнисәттәй. Беркеме юк. Яше дә җитмештән узган. Бик шатланып риза булыр иде...
– Юк, – диде Фәнүсә катгый гына. – Яңавылда төшеп калам.
Шофер белән әлеге хатын Фәнүсәне кат-кат үгетләп карады. Әмма кызның карары нык икәнлеккә төшенгәч, башка темага күчтеләр.
Чаллы–Әгерҗе юлы туры гына бармый: әле бер якка, әле икенчегә борыла; әле калкулыкка күтәрелә, әле үзәнлеккә төшә. Шактый гына баргач, ниндидер таудан төшкәч, бер юл чатында шофер туктады:
– Әнә Яңавыл, – диде ул, асфальт юлдан бер чакрымлап ераклыктагы авылга күрсәтеп. – Хәзер сиңа тәпиләргә туры килә инде...
Шофер, барып, багажникны ачты. Бүлтәйгән ике сумканы юл читенә китереп утыртты. Фәнүсәнең акча түләргә дип кошелегын ача башлаганын күреп:
– Анысы кирәкми, – диде дә кабинасына кереп утырды.
Мин, ишекне ачып:
– Әбине табарга язсын. Юлың уңышлы булсын! – дип кычкырдым.
Без кузгалып киттек. Фәнүсә, ике зур сумканы күтәрергә азапланып, юл чатында торып калды.

Комментарийлар