Логотип «Мәйдан» журналы

Юл башы

Биштәреңә – менә монда,Нурлар салам. Күз нурларымЮлың булыр...Монысы – киңәш, – канат булыр.Шатлыгым – булыр өметең,Сагынуым – яманлыктан саклар.Бөтенесен бергә төйним,Күңелем җылысына төреп...Бәхилле...

Биштәреңә – менә монда,
Нурлар салам. Күз нурларым
Юлың булыр...
Монысы – киңәш, – канат булыр.
Шатлыгым – булыр өметең,
Сагынуым – яманлыктан саклар.
Бөтенесен бергә төйним,
Күңелем җылысына төреп...
Бәхиллегем – бәхетең булыр,
Исеңдә тот, балам.
Юлыңнан язсаң – сукыраер күзләрем,
Намусың югалтсаң – йөзем саргаер,
Илеңә игелек итмәсәң – чәчем агарыр.
Алар төсен үзгәртмәсә –
Сине бәхетле дип белермен,
Төенчегең җуйсаң – булырмын хаста.
Онытма, балам, уйла бу хакта...
 

Ямаш ИГӘНӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар