Логотип «Мәйдан» журналы

Юкә чәчәге һәм кура җиләге чәен эчәргә ярыймы?

Июль ае — табигатьнең хозур чагы. Шулай ук, җиләк-җимеш, дару үләннәрен җыяр вакыт та.Кура җиләгендә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә яр...

Июль ае — табигатьнең хозур чагы. Шулай ук, җиләк-җимеш, дару үләннәрен җыяр вакыт та.
d05df28f4e13b10b20e781f42e6c8b8aКура җиләгендә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, температураны төшерә, аппетитны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.
Юкә чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эффектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары температура вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз. Юкә чәчәкләрен июнь һәм июль аенда әзерләргә кирәк.


Бу хакта тулырак kiziltan.rbsmi.ru

Фото: kivahan.ru

Комментарийлар