Логотип «Мәйдан» журналы

Югары Тәкермән авылы мәдәният йортына Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелде

Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында «Мәдәният» милли проект кысаларында күп функцияле үзәк ачылды. Мәдәният йортына Минзәлә районында туган шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелгән.Бу ...



Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында «Мәдәният» милли проект кысаларында күп функцияле үзәк ачылды. Мәдәният йортына Минзәлә районында туган шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелгән.
031-1
Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.





Яңа мәдәният йорты иркен итеп төзелгән. Аның залы ике йөз урынга исәпләнгән. Шулай ук шахмат өстәлләре белән җиһазландырылган уен зонасы да каралган. Китапханәдә 20 мең китап бар. Күп функцияле үзәк төзелеше 14 миллион сумга төшкән.





Йортны ачу тантанасы Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рафаэль Шакирҗанов катнашында узды.





Мәдәният министрлыгы 100 мең сумлык сертификат, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кулдан эшләнгән тальян гармун бүләк итте. Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән язучы Факил Сафин да бар иде.


Шулай ук һәркемнең хезмәте тиешенчә бәяләнде — үзәк төзелешенә үз өлешен керткәннәргә бүләк тапшырдылар. Җирле һәм Татарстанның атказанган артистлары чыгышы бәйрәмне бизәде, диелә хәбәрдә.


Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Мәдәният» милли проекты кысаларында авыл клублары төзелешенә акча каралуын билгеләп үтте. «Максатчан рәвештә авыл клублары һәм мәдәният йортлары төзелешенә һәм аларны реконструкцияләүгә — 17 миллиард сумнан артык, Россиянең кече шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләренә ярдәм итүгә 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», — диде дәүләт башлыгы.
 
 
Фото: «Минзәлә-информ»

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар