Логотип «Мәйдан» журналы

Югалу

Әллә ничек кенә бит ул күңел сиземләве.

Йөрәк авыртмый да югыйсә, ә үзе ипләп кенә үзен тыңларга куша, нидер хәбәр итәргә тели. Шуңа күрә менә-менә нидер булыр сыман  тоела, бөтен җаның-тәнең белән гадәттән тыш хәл, хәбәр көтәсең, юктан гына да дерт итеп китәсең, каударланасың, чәүчәләкләнәсең.
Апрельнең матур көннәре. Кар инде эреп бетте, елгалар бозларын агызып, ярларына кайтты. Яр буйларына алтын тәңкәләр сипкән кебек үги ана чәчкәләре тезелде. Ике авыл арасындагы юл буенда  таллар шаулап чәчәк атты, анда бал кортлары күңелле безелдәшә. Күктә сабан тургайлары өзми-куймый җыр сибә.
Халидә, кулындагы китап-дәфтәр тулы сумкасының авырлыгын да сизмичә, дөнья матурлыгына хозурланып бара. Ләкин тора салып күңеле тынычсызлана. Өендә дә, эшендә дә бер дә борчылырлык нәрсә юк бит инде. Яз галәмәтедер, дисәң, иллегә җитеп килгәндә нинди галәмәт булсын?
Күрше авылга йөреп эшләгәч, җәяү узган ике чакрым ара барыбер гәүдәгә дә, җаныңа да җиңеллек бирә. Халидәнең күңеле тынычланып, тынгысызлыгы юкка чыгып, гадәтенчә яхшы кәеф белән дәрескә кереп китте. Шулай ике дәрес әйбәт кенә узды, өченче дәрес башланып китүгә, сак кына сыйныф ишеген шакыдылар. Шул шакылдау аның йөрәгенә барып тигән күк тоелды.
Ишек төбендә авыл советы сәркатибе Сәрия басып тора иде.
– Халидә, районнан бер милиционер килгән, сине чакыра. Ашыга, тиз керергә кушты.
– И Ходаем, ни булды икән, Сәрия, ник чакыртканын әйтмәдеме?
– Син курыкма, ул паспорт  өстәлендә эшләүче. Әллә ни мөһим нәрсә түгелдер.
Халидә балаларга мөстәкыйль эш биреп, директордан рөхсәт сорап, авыл советына кереп китте. Менә бит ул, күңелгә килгән алга килми калмый, ник иртәдән эч пошканы хәзер билгеле булачак.
– Исәнмесез, Халидә апа, сезне борчыганга, зинһар, гафу итегез. Вакыт бик тыгыз, машинаның бүтән җиргә барасы бар.
– Ни булды соң, әллә балалар берәр юньсезлек эшләгәнме?
– Юк, юк, утырыгыз әле, сезгә берничә сорау бар.
– Рәхим итегез, булдыра алсам, җавап бирермен.
– Сезнең Фәния исемле апагыз бармы?
– Бар.
– Ул исәнме?
– Исә-ән, – диде Халидә сузып кына. – Фәния апа сезгә ник кирәк булды?
– Кайда яши ул?
– Красноярск крае, Черногорск шәһәрендә. Әйтегез инде, әллә берәр яман хәл бармы?
– Хәзер аңлатам, сез ул кадәр борчылмагыз. Чистай шәһәреннән безгә хат килеп төште, Гали исемле егеттән.
–  Галидән??? Ничек үлгән кешедән хат килсен инде?
– Юк, ул исән һәм әнисен эзли.
Халидә исен-акылын җыя алмый гаҗизләнде, бу хәбәр аның башына да, йөрәгенә дә сыймый иде.
– Юктыр, булмас, апам аны бер яшьлек булгач үлгән, дип сөйләгән иде.
– Мин сезгә моны тәгаен аңлата алмыйм, ләкин менә Чистай шәһәренең Пушкин урамы, 14 нче йортта яшәвен әйтеп, әнисен эзләве хакында язып, бездән ярдәм сораган. Әнисе Сарман районы Чураш авылында туган.
Халидә апасының адресын биреп, үзе Галинекен алып, бердән сөенеч, икенчедән, тулы аптыраш хәлендә, мәктәпкә чыгып китте. Укытуы укыту булмады, башта бер генә уй: тизрәк апасына да, Галигә дә хат язып салырга кирәк. Ашыгырга кирәк, сәбәбе бар...
Йа Раббем, апасы аларны бу мәсьәләдә дә алдады микәнни? Бар иде, яшьтән үк бар иде аның алдашу гадәте.
Фәния үзе дә катлаулы тормыш иясе иде. Атасы Габидулла абзыйның икенче хатыннан туган кызы иде ул. Беренче хатыны үлеп, бер кыз белән тол калгач, Фәниянең анасына өйләнгән. Икенче хатын белән дә озак яшәргә насыйп булмаган, Фәния – алты, сеңелесе өч яшьтә, хатыны өченчесенә көмәнле чакта сугыш чыгып, әтиләрен фронтка алалар. 1942 елда Сталинград сугышында каты бәрелешләр барганда, Габидуллага хатынының бәбәйләгәндә үлүе турында хәбәр килеп төшә. Җирләргә кайтып җитешә алмый, билгеле. Кыска вакытка бирелгән ял вакытында олы кызын беренче хатынының анасына, Фәния белән сеңелесен үз әниләренең анасына урнаштыра. Габидулланың үз анасы тома сукыр булу сәбәпле, бала тәбияләрлек түгел иде.
1942 елның көзендә каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, инвалидлык алып, декабрьдә авылга кайтып төшә. Яңадан гаилә корып, балаларны җыеп яшәргә кирәк Габидуллага. Ир-атсыз калган авылда эш тә, хатын да тиз табыла. Авыл советы рәисе булып эшли, өченче хатынга – Халидәнең әнисенә өйләнә. Олы кызы Әлфияне үз янына алды, ә Фәния белән сеңелесен әбиләре Бәдәр карчык үги анага бирергә теләмәде. Сугышка кадәр бер керәшен авылында сатучы булып эшләгән, үзенең торыр куышы да булмаган ата кеше артык каршылык күрсәтмәгәндер, мөгаен. Фәниянең сеңелесе 10 яшендә үлеп китте, аны әле Халидә дә хәтерли. Ә Фәния апасы көн саен диярлек килеп тамак туйдырып китә. Атасы Әлфиягә ни алса, Фәниягә дә шуны ала, тик кызга ата-ана тәрбиясе җитмәү нык сизелә иде. Килгән арада апасының берәр нәрсәсен «сөртергә» дә күп сорамый, бер-ике көн килми тора да тагын килә, Әлфия ачуланса, әллә нинди ялганнар уйлап таба.
Шулай ике арада йөрү аңа үзенчә яшәргә ирек бирә, аның бу гадәтләренә әбисенең дә, балалар тәрбиясен хатын кулына тапшырган Габидулланың да исләре китми иде.
1950 елда җиденче сыйныфны аннан-моннанрак бетергән Фәнияне атасы укырга җибәрергә уйлады. Җырга, биюгә һәвәс, бик чибәр кыз иде ул. Ләкин укуга күңел салмагач, культура-агарту техникумына керә алмады. Әллә атасыннан куркып авылга кайтмады – югалды. Бу әле аның беренче генә югалуы иде.
Габидулла аны төрле җирләрдән эзләтеп карады, табылмады. Бер еллап вакыт үткәч, Фәнияне Чаллыда күргәлиләр икән, дигән хәбәр таралды. Халидәне ияртеп, күкрәк баласын  күтәреп, «утырт әле»ләргә утырып, Фәнияне эзләргә Чаллыга үги анасы Гөлмәрьям килеп төште. Фәнияне урамда очраклы гына күргән туган тиешле хатын качкын кыз кереп югалган урамны гына күрсәтә алды. Чаллы олы авыл гына иде бит ул чакта. Киттеләр шул урам буенча. Сораштыралар – белүче юк. Беркадәр йөргәч, тагын бер хатынны туктаттылар. Ул тыңлап торгач, Халидәгә карады да:
– Менә бу кызга охшаган, няня булып эшләүче бар безнең күршедә. Ике ай бардыр эшли башлаганына, – дип, олы гына нарат өйгә озатып куйды.
Беренче югалудан ул шулай табылды. Ләкин озак та үтми, ул тагын юкка чыкты. Сәбәбе – Чаллыда яшәүче җиңгәсе сөйләвенчә, Фәния аларга килгәч сандыкларын актарган. Ачуы килгән хатын-кызның кулы тик тормавын хуҗаларына әйтү белән куркыткан.
Икенче югалудан соң ике-өч ел үтте. Бу юлы табылуына бөтенләй өмет өзелде. Теләсә кайда йөреп юкка чыккандыр, диештеләр.
1954 елның кышында Фәниянең үз анасының энесе Рәкыйп берничә ир-ат белән урман кисәргә китте. Барышлый, Чистайның читендәрәк бер өйгә фатир төштеләр. Урамга тәмәке тартырга чыккан ир-атлар кырыеннан иңенә көянтә-чиләк салган яшь хатын үтеп бара иде. Рәкыйп судан кайтучыны күреп, үз күзләренә үзе ышанмады.
– Фәния, сеңелем, – дип эндәште, үз тавышын үзе танымыйча.
Хатын борылып карады, шаккатудан иң өстеннән көянтәсе төшеп китте.
– Абыем, абыем, – дип такмаклады, әйтерсең, бүтән сүзләрне оныткан.
Шактый гына бер-берсенә карап туялмыйча, сораулар яудырышканнан соң, Фәния абыйсын үзләренә алып китте. Фәния бер ел элек ике хатын аерган кешегә кияүгә чыккан икән. Аңа кадәр Балык Бистәсендә бер кешедә бала караган. Хуҗасы аны шушы кардәшенә димләгән.
Яңадан табылган Фәния авылга кайтып кунак та булды. Фәния дә, Халидәнең әнисе дә бала көтәләр иде. Гөлмәрьям сандыгын кырып-себереп үги кызына бирнә хәстәрләде, хәзинәдә булганын күчтәнәч итеп тутырды. Инде шөкер, тормышлы булгач, баласын тапкач акыл утыртыр, дип сөенделәр. Атасы Фәнияне ат белән Чаллыга илтеп куйды.
Чистай белән авыл арасында хатлар йөреп торды. Галинең туу хәбәре килгәч, посылка белән бәбәй бүләкләре, каклаган каз да салдылар.
Шулай ата-ананың күңелләре урынына утырды гына дигәндә, Чистайдан хәбәр өзелде. Көннәрдән бер көнне аларга бер сәер хат килеп төште. Хат Фәниядән булып, ни өчендер Новосибирскидан салынган иде.
«Әткәй, әнкәй! Мин Чистайдан киттем. Вәгыйз бик әшәке, көнче кеше булып чыкты. Өстемнән йөрде, кыйнады. Мин Красноярск краена вербовщикка язылып китеп барам. Барып җиткәч,  хат салырмын».
Фәния Красноярск краендагы зур булмаган шахтерлар шәһәренә барып урнашты. Бер һөнәре дә булмау сәбәпле, төзелештә измә ясап, измә ташып йөрде, аннан буяучы һөнәренә  өйрәнде. Бригадада шушы якта туып үскән себер татарлары да бар, алар Фәнияне үз итәләр, яңа татар җырларын җырлаталар. Көндезләрен кеше белән сөйләшеп, җырлап та үтә, ә төннәрен мендәр тышлары чыланганчы елап чыга иде яшь хатын. Күз алдында – елмайган иренендә бер тамчы сөт ап-ак миң булып калган улы була. Берни белмәгән гөнаһсыз нарасый төнлә баскычка чыгарып салынган мендәрдә ятып калды.
Төнге сәгать бердә пароход аларны Пермьгә алып китте, ә аннан соң поезд белән Себергә – Черногорск шәһәренә килеп төштеләр.
Алар килеп урнашкан шәһәрнең исеме җисеменә туры килә. Тирә-яклары таулы булу өстенә, чокырда утырган шәһәр һәрвакыт кара сөрем эчендә. Кыш көне ак күрермен димә. Әллә көне буе күмер яккан өйләрдән чыккан төтен, әллә шахталардан чыгарып өелгән тау-тау күмерләрдән – аңламассың. Ирләрнең күбесе күмер чаба, халык үз өйләре белән яши. Сирәк-мирәк кенә ике катлы барак кебек йортлар күренә. Фәния дә шундый баракның бер бүлмәсендә үзе кебек төзелештә эшләүче өч кыз белән тора. Шулай яңа тормышка бераз күнегеп китте. Себер татары Шәфика белән дуслашты. Аның үз өе, ире шахтер, ике баласы үскән. Фәнияне сеңелесе кебек күреп, якын итеп йөрүнең дә сәбәбе бар. Иреннән качып китүен әйтсә дә, баласын ташлап калдыруын теш артында тоткан бу чибәр, шат күңелле хатынны иренең энесенә тәгаенләп, ничек таныштыру турында уйлана иде. Иң беренче эш итеп ул каенсеңелесе Мәрвә белән киңәште. Мәрвә:
– Җиңги, син безне очраштыр әле. Мин кешене тиз таныйм. Абый ул кыргыйрак бит. 30 яшенә җитеп, шахтасыннан башка нәрсә белми.
– Ярар алайса. Мин аны ялга үзебезгә чакырам. Мунчага, дип. Икегез бергә мунча керерсез. Сөйләшерсез. Бәлки, серләрегез килешер.
Чыннан да, Мәрвә белән Фәния уртак телне тиз таптылар. Ләкин Фәния бөтен дөреслекне барыбер ачып салмый иде. Мәрвә аңа үзләренең төп йортын, әти-әниләрен күрсәтмәкче булды.
– Фәния, сине үзебезнең Восточное авылына алып кайтам әле. Андый матур авылны, матур урыннарны синең гүмереңдә дә күргәнең юк.
Мәрвә дә, Шәфика да мишәрчәләп сөйләшә иде.
– И-и, Мәрвә, уңайсыз бит. Әле дә инде Шәфика апа бер коры-сарысыннан, мунчасыннан калдырмый. Бармамдыр ла.
– Әткәй белән әнкәй чын татарча сөйләшүне тыңлап рәхәтләнсеннәр әле. Аларның да, минем дә татар җирен бер тапкыр да күргәнебез юк. Татариядән килгән кешене шулай ук.
– Сезнең кебек кешеләр инде без дә. Әнә бит татарчаны да әйбәт сөйләшәсез әле. Сез бу якка ничек килеп чыктыгыз соң?
– И-и, җаным, Себергә безнең әби-бабайларның бабалары сөрелгән. Пугачев бунты вакытында. Аннан соң аларга кулак итеп куылганнар өстәлгән. Ярар, җыен. Баргач күрерсең, ишетерсең.
Таш юл буйлап автобус элдерә. Себер гел туңнан гына торган җир түгел икән шул. Юлның ике ягы буйлап ямь-яшел урман. Колач җитмәслек юан, биек нарат, чыршы, эрбет агачлары. Кинәт кенә урман бетеп, зәп-зәңгәр тасма булып җәйрәп яткан елга ярына килеп чыктылар. Искиткеч матурлык!  Чип-чиста зәңгәр елга өсте гаҗәеп зур көзге кебек. Бер генә шадра да юк. Күктәге берән-сәрән болытлар су өстендә чагылып, гаҗәеп зур аккошлар йөзгән күк тоела.
– Менә безнең Енисей була инде бу.
– Рәхмәт, Мәрвә, бу гүзәллекне кайчан күрер идем мин. Бигрәк матур барысы да. Мин бит кыр ягында үстем.
Автобуста як-яктагы манзараны карап бара торгач ике сәгать үтүен сизми дә калдылар. Олы юлда төшеп тагын ярты сәгатьләп тәпиләделәр.
Мәрвәнең туган авылы бөтенләй Фәния күргән-белгән авылларга охшамаган иде. Өйләр бөтенесе бер үлчәүгә китереп салган кебек. Юан нарат бүрәнәдән, ныклы. Түбәләре – пирамида, үзләре такта белән ябылган. Галәмәт зур иде Восточное. 700 йортлы, 5-6 урамлы, озын, киң. Зур булмаган елга буена утырган. Елганың бер яры текә һәм эрбет агачлары белән капланган, авыл өстенә авар кебек утыра. Сөзәк ярда бәрәңге бакчалары башына мунчалар тезелгән. Монда урыслар, хакаслар, тыва һәм татарлар бертуганнар кебек яши. Ләкин татарлар үз гореф-гадәтләрен саклый, балаларына да парны ничек тә үз милләте арасыннан табарга тырыша.
Менә бит, Мәрвәнең дә абыйсы өчен тырышып йөрүе. Егет тә «очраклы гына» ялга кайткан булып чыкты. Хәмит ошатмаслык егет түгел иде. Озын, төз гәүдәле, дулкынланып торган кап-кара чәчле, кара карлыгандай кара күзле, бөркетнеке кебек бөкрерәк борынлы, гомумән, бар яктан килешле, чын ирләрчә чибәр кеше.
Барысы да мунча юынып чыккач, түгәрәк өстәл тирәсенә чәйгә җыелдылар. Мәрвә белән Фәния өчпочмак пешерделәр. Мәрвә белән анасы Гайникамал карчык мәгънәле генә карашып алалар. Янәсе, кулы эшкә ятып тора. Әйе, Фәния Чистайда каената-каенанага хезмәт итәргә өйрәнгән иде инде. Һәр намазга тәһарәт өчен суын, сөлгесен әзерләп, кирәк булса, комганнан су да салып торды. Табын ашлары әзерләргә, кунак сыйларга да каенанасы аңа күрсәтмәләрен оста бирде.
Чәй эчеп туйгач, Мәрвә:
– Туганнар, Фәния шундый матур җырлый! Без ишетмәгән, белмәгән җырларны тыңлагыз әле. Әйдә, Фәния, ялындырып торма.
Фәния искиткеч чиста, моңлы тавышлы иде. Бабаларының туган ягы матурлыгы, челтер чишмәләренең көмеш чыңы, сандугачларының таң җырлары Себер җиренә шушы кызга ияреп килеп кергән күк тоелды. Какча гәүдәле, олы яшькелт күзле, коңгырт кара чәчле кыз Хәмитне дә, ата-аналарын да, туганнарын да тәмам әсир итте.
Хәмит юньләп татарча белми, Фәниянең русчасы очлы-кырыйлы гына. Шуңа күрә, сөйләшә башласалар, читенсенеп туктап калалар. Хәер, гомергә беренче тапкыр күрешкән кеше белән ул кадәр нәрсә сөйләшәсең инде...
Якшәмбе кичкә таба бөтенесе бер автобуста шәһәргә киттеләр. Хәмит Фәнияне барагына кадәр озатып куйды. Үзе дә шундый гомуми торакта яши икән. Атнага бер, кайда кинога барып, кайда Мәрвәләрдә, йә Шәфикаларда очрашкалап тордылар. «Беләм мин җир эшен», – дигәндәй, күмер чабу җиңел эш түгел, эш көннәрендә арып-талып кайткан Хәмит бик күңел ачып, анда-монда чыгып йөрергә яратмый. Аннан соң эшләре сменалы да: әле төннән чыгып, көндез йоклый, әле норма тутырыр өчен көндезге смена сәгате дә озаеп куя.
Шулай октябрь бәйрәме дә җитте. Хәмит шактый суммада премия дә, хезмәт хакы да алды. Кыюлык өчен бераз «мәскәү егете» белән серләшкәч, Мәрвә янына китте. Бәхетенә, сеңелесе үзе генә түгел, анда Шәфика җиңгәсе дә, Фәния дә түгәрәк табын артында чәйләп утыралар. Ишектән килеп кергән егетне күреп, көлешеп куйдылар.
– Кеше дип торабыз, син икәнсең әле, әйдә, үт, кунак булырсың.
– Ярар, Мәрвә, чыгар инде «чия чәеңне», – диде Шәфика. Керүче ят кеше булса дип алып куелган өч литрлы чия настойкасы кире өстәлгә менеп кунаклады.
Күңелле генә итеп чәй эчтеләр, гадәттәгечә җырлашып та алдылар. Ул арада, җайлы мәл табып, Хәмит ым белән генә Мәрвәне икенче бүлмәгә дәште.
– Кара әле, сеңелкәш, әллә бу бәйрәм арасында, Аллага тапшырып, мине өйләндереп куясызмы соң?
– Бәрәкәт, кайчаннан әле ул сеңелкәшләр абыкайларына хатын таба, очраштыра һәм шуның өстенә, димче булып, өйләндерә башлады? Әйдә, җебеп торма. Менә әкәмәт шәп җайлы вакыт. Өстәл артына утырабыз да син сүз башла.
– Юк, юк, син башла. Ялындырма инде, мин синең кебек сүзгә оста түгел ич! Сез Шәфика апа белән сөйләшегез, аннан соң мин әйтермен.
– Э-э, мөһер сугарлык итеп кенә телдән документ әзерләү бездән, мөһер синнән булып чыга инде. Ярар, абыкай, синнән безләргә күчтәнәч.
– Ярар, ярар! Күчтәнәчтән эш тормас ансы, булыр. Әйдә, күрсәт яучылык осталыгыңны.
Шундый килешенү буенча, өстәл янына чыккач, Мәрвә өр-яңадан чәшкеләргә чия суын салып чыкты.
– Туганнар, бу чәшкене салып куйыйк та, бер бик матур, изге эш чыгып тора, шуны хәл итик әле. Чия суы ул хәмер түгел, изге эшкә комачау итмәс. Исән-сау булыйк, бәхетле булыйк, бәйрәм белән котлыйм үзегезне.
Чия суы гел үк хәмерсез түгел иде түгелен. Битләргә алсулык йөгерде, телләрнең төене чишелде, күзләр ялтырады. Мәрвә әңгәмәнең дилбегәсен үз кулында тотты. Хуҗабикә булуыннан файдаланып, абыйсы үтенече турындагы сүзне үзе башлады.
– Сез инде беләсез, минем кыек-мыеклап сөйләшү гадәтем юк. Әнкәй әйтмешли, туры бия турыга. Фәния җаным, сине без бер күрүдә ошаттык. Шул исәптән абыем да, әткәй-әнкәйләр дә. Менә шуңа күрә бу чәшкене сиңа җырлап бирим әле.
 
Магазиннарга кергәч тә
Күзем төште яшелгә.
Их, дускаем, булсаң иде
Үзебезнең нәселгә.
 
Әгәр бу салганны эчмәсәң һәм риза булмасаң, мин мәңгегә үпкәлим.
Фәния бу тәкъдимне көтмәгән иде, дисәң, ялган булыр, болай ук тизләтерләр, дип кенә уйламады. «Ялгыз башым чит җирләрдә», – дип еш җырлый ул. Нәселләре дә төпле, Хәмит тә, төксерәк, кырысрак күренсә дә, тормыш итәргә начар булырга охшамаган. Тик менә егет үзе генә авызына су капкан кебек утыра. Ә Мәрвә, Фәниянең уен сизгәндәй, өстәл астыннан Хәмитнең аягына типкәләп, сөйләшергә өндәп утыра иде. Ул да булмады, Шәфика Мәрвәнең сүзен эләктереп алды:
– И-е, Фәния, менә Хәмитебез синең белән танышкач, тәмам чәчәк аткан агач булып китте. Тор әле, кайнегәч! Кара әле, кызый, мондый шәм гәүдәле, ямьле йөзле егет кайда бар? Прәме дә кара карлыгач, әй юк, бөркет!
Ниһаять, Хәмитнең дә авызы ачылды:
– Бу кадәр мактауга чыдар чут калмады, туктагыз әле, ике чытыр арба! Фәния, җиңгәм белән сеңелкәш дөрес әйтәләр. Мин сине бик ошатам, әгәр син дә миңа битараф булмасаң, миңа кияүгә чык.
Фәниянең исенә беренче тапкыр кияүгә чыгуы, зөфаф кичендә Вәгыйзнең үзенә кыргыйларча ташлануы, ул гырылдап йокыга киткәч, үзенең авыртудан, гарьлектән, оятыннан төне буе елап чыгуы исенә төшеп, бөтен эчке дөньясы актарылып, тәнен калтырау алды, һәм ул үксеп елап җибәрде.
Димчеләр дә, Хәмит тә ни әйтергә белмичә, аптырашып калдылар. Мәрвә йөгереп икенче бүлмәгә чыгып китте, салкын суга тамызып, ниндидер дару китерде.
– Бәрәкәт, Фәния! Бер дә начар сүз әйтмәдек, ләбаса! Без гаепле булсак, гафу итә күр. Мә, эчеп җибәр әле, тынычлан, йә, җаным, йә.
– Гафу итегез, зинһар. Авызың пешкәч салкын суны да өреп кабарсың, диләр! Мине якын күрүегез өчен рәхмәт. Син, Хәмит, егет кеше, ә мин, 21 яшьтә генә булсам да, ирдән аерылган. Әгәр сиңа килгәндә кыз кеше булмавымны искә төшереп, теңкәмә тиеп тормасаң, мин риза.
Бәйрәмдә алар Восточноега җыелышып кайттылар, никах укыттылар. Шулай итеп Фәния Себер килене булды. Бу турыда авылга Габидуллаларга да хәбәр бирделәр.
Еллар үтте. Хәмит белән Фәния үзләре йорт салып керде. Фәния күпчелек шахтер хатыннары кебек үк, баласы тугач, эштән китте. Уллары Халит тупырдап торган, атасы кебек чем кара чәчле, кара күзле малай булса да, үзенең Чистайда калдырган улы чалымнарын да күреп, көрсенеп, күңеле тулып, ике балалык яратуын аңа бүләк итәргә тырышты. Аның күңел төбе башкалар өчен бикле иде. Халиткә өч яшь тулгач, җәй көне алар Фәниянең туган авылына кайтырга уйлады. Берәр сәбәп табып, Фәния Чистайга кагылырга, танышлары аша Галинең хәлен белергә дә исәпләде. Шулай да иң элек күрше урамда яшәгән сердәше Таһирәгә хат язып салды, адресын күрсәтмәде, конвертны почтага салырга Абаканга баручы берәү артыннан гына биреп җибәрде.
Җавап озак көттермәде. Таһирә Галинең Алабугада балалар йортында икәнен, Вәгыйзнең өйләнгәнен, бер яшьлек малае барын хәбәр иткән иде.
Авылда аларны бик нык кунак иттеләр, күпсанлы туганнар өйдән өйгә ашка йөртте. Фәниянең генә күңеле күтәрелмәде. Әле биш яше дә тулмаган Галинең балалар йортында булуы, аны күрәсе килүе, нинди сәбәп табып, Хәмиттән башка Алабугага барып кайтырга, дигән уйлар миен бораулый. Хәмит тә беренче ире кебек бик көнче булып чыкты. Фәния кырыеннан үтеп киткән ир-аттан гына түгел, иңенә кагылып искән җилдән дә көнли иде ул аны.
Җиденче сыйныфны бер ел элек бетереп, инде икенче елын колхозда эшләп йөрүче сеңелесе Халидә белән үскән чакта ук бик дус иде алар. Шуңа күрә Халидәне Чаллыга кибетләргә йөртергә алып бару хәйләсен тапты. Хәмит бала белән өйдә кала, ә ул көнен генә балалар йортыннан әйләнеп кайтыр, ә Халидә исә туганнарында торып торыр.
Халидәгә планын сөйләп биргәндә, элек үлде дигән Галине телгә алмады. Алабугада укуга кергәндә документларым калган иде, шуны алырга барам дип кенә аңлатты.
Чаллыга барып төшү белән ул:
– Сеңелем, менә сиңа акча, үзеңә ошаган күлмәкне алып ки, ләкин җизнәңә минем Алабугага баруымны әйтәсе булма, ярыймы, – диде. Халидә бу ялган боламыгыннан бернәрсә дә аңламады, «ярар»дан башка сүз әйтмәде. Аның түбәсе күктә иде. Апасы аңа шытырдап торган егерме бишлек тоттырды! Ул ай буе сыер савып та кырык-илле сум акча ала. Ә көзгә ул педучилищега укырга керергә җыена. Халидә Чаллының бөтен кибетләре урнашкан, ком бураны уйнап торган, үзләренчә Центральный дип йөрткән урам буенча китте. Карап йөри торгач, уналты сумга бер дигән җәйге күлмәк алды. Калган тугыз сумын туздырырга «Хитрый базар»га сугылды. Эне-сеңелләренә алты тиенлек повидло пирожкилары, шешәле лимонадларын үргән сеткага тутырып, автовокзалга килде һәм апасын көтә башлады. Ике сәгатьләп көткәч, туңдырма алып килергә уйлап кузгалган иде, Алабуга автобусы килеп туктады. Апасы күренде, ул кәефсез иде.
– Әллә юлың уңмадымы? Документларыңны ала алдыңмы?
– Юк шул, югалтканнар, – дип җаваплады да Фәния сүзне икенчегә борды.
– Йә, син күлмәк алдыңмы?
Халидә ашыга-ашыга алган әйберләрен күрсәтте. Апасы илтифатсыз гына. «Әйбәт булган»нан артыгын әйтмәде.
Красный Чаллы дип йөртелгән чатка чыгып, берәр уңай машина көтә башладылар.
Алабугада чыннан да, Фәниянең юлы уңмады. Галине атасы килеп алган булып чыкты. Әле атна-ун көн чамасы гына уллыкка алган кебек итеп, Фәния фамилиясеннән үзенекенә күчереп алып киткән. Загслы булмагач, Гали әнисе фамилиясен йөртә иде.
Күрә алмады баласын. Их, Чистайга барган булса ичмаса! Читтән генә булса да карап, күреп кайта иде бит. Таһирәсе дә яңадан хәбәр салмады.
Еллар шулай уза торды. Фәниянең кызы да туды, инде җитеп килә. Улы Халитнең тәртибе булмады. Иркәләп кенә үстергән малай тәмәкене дә, аракыны да иртә үз итте. Әтисенең шахтада акчаны күп алуыннан, әнисенең артык нык яратуыннан, аннан акча кызганмавыннан оста файдаланды. Унҗиде яшендә үзе кебек биш-алты малай белән, бер кызны көчләүдә гаепләнеп, төрмәгә утырды. Бер төрмәдә утырган кешенең бик сирәге генә акылга килеп кайта шул. Халит тә җиде елдан кайтып өйләнсә дә, тормышын юньләп кора алмады. Ни бер җирдә рәтләп эшләмәде, кулы да тик тормады. Бу хәлләр өчен Фәния Хәмиттән күпме кыен ашады, нинди генә сүзләр ишетмәде. Ике елдан Халит кабат кулга алынды.
Менә шул вакытта аңа Халидәдән хат килеп төште. Йа Аллам! Берсе югалды, берсе табылды, дигәндәй, инде ни эшләргә? Әгәр Гали, аны эзләп, монда килеп төшсә? Ниләр дип җавап бирерсең. Тиз, бик тиз, бүген үк Халидәгә телефон аша сөйләшергә заказ бирергә кирәк. «Әти авыр хәлдә», – дип телеграмма бирсен.
Уйланылды, эшләнде. Телеграмма килү белән, Фәния юлга җыенды. Хәмит кайта алмый иде, ярты еллык планны вакытыннан алда үтиселәре бар.
Фәнияне Халидә Чаллы аэропортында каршы алды.
– И-и, апам, сөенгәнсеңдер инде, әйеме?
– Сөенечем дә, көенечем дә бергә, апаем. Халитне тагын утырттылар. Җизнәң Галинең булуын бөтенләй белми бит, аның өчен куркып җаным чыга язды. Шуңа телеграмма суктырдым.
– Нишлибез соң, Чистайга синең үзеңне генә җибәрмим инде мин. Иң элек әткәй белән әнкәй янына кайтабызмы? Мин мәктәптән сорап киттем.
– Кайтып килмичә булмас. Юл да ардырды.
Ике көннән алар Чистайга юл тоттылар. Тузан, тынчу. Автобус ашалып-тузып беткән, әллә бетон, әллә таш икәне дә беленми торган юлдан башларны түшәмгә тиярлек итеп сикертә-сикертә вокзалга китереп җиткерде.
– Иң элек Таһирә янына кереп чыгыйк инде. Ул Вәгыйз өеннән ерак тормый.
Таһирә чәй эчәргә кыстаса да, Гали турында кирәкле мәгълүматны алгач, аның янына барырга уйладылар.
Урамга түре белән каратып салган йорт бакча эчендә утыра. Олы урыс капканы ачып керүгә сап-сары итеп юылган идән-сукмак. Бөтен җирдә пөхтәлек, чисталык. Кыюсыз гына атлап ишеккә килделәр. Ачык. Өй ишеген сак кына шакыдылар.
– Керегез, кер, – дигән яшь хатын-кыз тавышы ишетелде.
Исәнлек-саулык сорашкач, Халидә сүз башлады:
– Сеңелем, сез мөгаен Галинең җәмәгатедер инде. Без ерактан килдек. Мин сезгә хат язган идем. Халидә апа булам мин. Ә менә бу апа – Галинең әнисе.
– Әйе, без хат алдык. Гали сезне бик нык көтә. Ул әле эштә. Кичке тугызларсыз кайтмый инде ул. Әйдәгез, узыгыз, мин чәй куйыйм әле, әйдә, улым.
Ике яшьләр тирәсендәге улын җитәкләп, ул кухняга кереп китте.
Ул да булмады, өй ишегеннән түм-түгәрәк, сары-җирәнрәк чәчле хатын-кыз килеп керде.
– Бездә чыбыксыз телефон шәп эшли. Ипи сата торган җиремә килеп: «Сездә кунаклар бар», – диделәр. Сездер дигән идем, ялгышмаганмын. Исәнме, Фәния. Таныйсыңмы?
– Исәнме, Мәхтүрә.
Танымыймы соң! Кәнтәй Мәхтүрә белән Фәния өстеннән сиптерде инде Вәгыйз. Бер хатынга гына канәгать булмады.
– Син һаман шулай чибәр көе, Фәния. Бер дә олыгаймагансың. Вәгыйз эчеп алса, сине гел теленнән төшерми иде. «Чибәр иде, тыңлаучан иде, матур җырлый иде», – дип сагына иде. Яраткан бит ул сине.
– Әйе, нык яраткандыр. Шуңа мине туйганчы мыскыл иткәндер, шуңа өстемнән йөргәндер. Аның Казанда да Гали белән яшьтәш малае бар иде. Командировкада, монда Чистайда да бер итәкне дә буш итмәде. Җитмәсә, миңа да шул кәнтәйләр кебек кыланырга куша иде.
– Ярар инде, мәрхүмнәрне хурламыйк.
– Үзәгеңә үтсә, хурлыйсың да икән. Алты айлык баламны мин рәхәттән ташлап китмәдем. Хәзерге акылым булса, мин аны әткәй-әнкәй янына кайтарып куяр идем дә, урнашкач алып китәр идем.
– Әни дә кайткан икән, – дип килен кухнядан чыкты. – Әйдәгез, чәй эчеп алыгыз, көн эссе, тамагыгыз кипкәндер. Менә монда юына торган урын.
Фәниянең тамагы кипсә дә чәй эчүе эчү булмады. Эче-тышы ут иде аның. Ташлап калдырган баласы күзенә ничек күренергә? Адәм страмы бит, Фәния барында да өйләренә килеп, ире белән мунчалар кереп йөргән Мәхтүрә аның газиз баласына ана булган!
Мәхтүрә аның уйларын укыгандай, үзләренең тормыш тарихын бәян итте.
– Син киткәч, бием җиңеләйде. Каенатай да чирләшкә иде бит инде, үлеп китте. Вәгыйзләр белән без гел аралашып яшәгәч, шуңадыр, анасының мине алдырасы килде.
– Нишләп Галине балалар йортына бирдегез соң сез?
– Әнкәй урын өстенә калды, башта әле әткәй дә, икәүләп яттылар. Мин эштә, Вәгыйз эштә, аны кем карасын? Бер ай чамасы Вәгыйзнең сеңелесе Сәгыйдә имезеп йөрде дә  танышлары аша Алабугага илтеп бирде, сезнең бит загс булмаган, фамилиясе синеке булгач, ташландык бала дип оформить иткәннәр.
– Ә ничек кире алдыгыз? Балага нәрсә дип аңлаттыгыз?
– Уллыкка алабыз, дип алдык, бала әле яшь иде, ул нәрсә аңлый. Атасын ата итеп, мине ана итеп кабул итте. Вәгыйз мине: «Әгәр дөресен әйтсәң, малайны каксаң, буам да үтерәм», – дип кисәтте. Үтерер дә иде, үзең дә беләсең, гомергә дуамал булды. Энекәшләре дә, Гали дә берни белми үстеләр. Ну, кеше теле тик тора мыни, Галигә 14 яшь тулгач, урамнан елап, шешенеп кайтып керде. «Ни булды, улым?» – дип сорадым.
«Әйтмә миңа «улым» дип. Сез ялганчылар! Син минем әнием түгел, минем үз әнием кая?» – дип ярсып-ярсып кычкыра. Энекәшләре дә аптырашта.
Әтиләре кайткач, аңа синең хакта, ничек итеп ташлап китүең турында сөйләгән. Мине үзләре янына кертмәделәр.
Сүзгә килен кушылды:
– Без өйләнешкәч, әти үлде. Аның бөтен уе Сезне табу турында иде. Мине пропискага кертергә йөргәндә әтинең яшергән җиреннән өй паспортын табып актардык. Менә шунда Сезнең турыдагы белешмәләргә тап булдык. Ләкин никтер эзләргә кыюлык җитмәде, һаман сузып килдек. Ниһаять, менә быел паспорт өстәленә барып, Сезнең хакта белгәннәрне язып, үтенеч калдырдык. Аннан соң Халидә ападан хат килде.
Кинәт кенә ишек ачылып китте. Сүзгә мавыгып, капка тавышын да ишетми калганнар. Бала сикереп төшеп:
– Әти, әти, – дип, әтисенең муенына сарылды.
Фәния тораташ катып калды. Аның алдында төрмәдә утыра торган кече улы Халитнең күчермәсе басып тора. Кырыс йөзле, Вәгыйз кебек авыр холыклы булуы йөзенә чыккан, аның кебек алып гәүдәле түгел, Фәния кебек какча.
– Исәнмесез!
Апа да түгел, беркем дә түгел. Фәния чын-чынлап куркуга калды.
Чәнечке белән алдындагы бәрәңгесен йолыккалап, арлы-бирле китереп, чемченеп утырган бу усал карашлы, үзеңне ят кеше генә түгел, хыянәтче итеп тойган, 30 ел күрмәгән улың белән ничек аралашырга, нинди сүзләр табарга? Улым, дияргәме, әллә Гали дип эндәшергәме?
Гали өстәл артыннан торып, диванга күчте һәм Халидәгә карап:
– Ничек килеп җиттегез, Халидә апа? Хатыгызны алдык, рәхмәт, – диде.
– Әйбәт килдек, бер автобуска утыргач килү авыр түгел. Менә, үскәнем, мин әниең белән  очраштырырга сүз биргән идем, вәгъдәмне үтәдем. Бабаң, әбиең, барлык туганнар сиңа сәлам әйтеп, кунакка чакырып калдылар.
Гали иронияле көлеп:
– Да-а, хәзер чакырырга була, миңа соска да, бишек тә, чүпрәкләр дә кирәк түгел. 25-30 ел элек булса иде ул, – диде.
– Без белгән булсак, сине кайчан да үз энебез итеп кабул иткән булыр идек. Хәзер акланып торудан файда юк. Ә менә әниеңә әйтер сүзләрең, сорыйсы сорауларың бардыр. Сөйләшегез, без комачауламыйбыз.
Алар күзгә-күз икесе генә калды. Ташланган бала һәм качкан, югалган ана. Бүлмәдә башка, иңнәргә, күз керфекләренә кадәр баскан авыр тынлык урнашты. Фәния моңа кадәр Халидә ышыгында иде, хәзер ул яклаучысыз, саклаучысыз калды.
– Йә, кайсыбыз башлый? – диде Гали. Үзе Фәниянең авызы ачылганчы кызып-кызып тезеп китте:
– Минем алты айлык сабыен эт баласы кебек баскычка ташлап киткән кешенең нинди булганын күрәсем  килгән иде. Гап-гади хатын икән, алкаш та түгел, төрмә чыпчыгы да түгел, җитмәсә, нәсел-ыруы да белемле кешеләрдән тора икән. Ни өчен шундый җәзага тарттың син мине?
– Әгәр җиңел генә ташлап киткән дип уйлыйсың икән, син ялгышасың. Мин әтиеңнең мыскыл итүләреннән, әби-бабаңнарның һәр адымымнан гаеп табып теңкәмә тиюләреннән качтым.
– Ничек итеп мыскыллады соң ул сине? Син бит әтигә килгәнче бродяга булгансың! Теләсә кайда йөргәнсең, кыз да булмагансың!
Фәниянең чәч төпләренә кадәр кызышты. Теле аңкавына ябышкан кебек тоела башлады.
– Әтиең дә ике хатын аерган иде. Аның өстенә, Чистай тулы сөяркә булу җитмәгән, Казанда синең белән арасы бер генә ай булган кызы бар иде.
– Ул ир кеше!
– Ә беләсеңме, ул мине ничек кыйный иде? Башымны төя, чыбыркы белән ат ярган кебек кыланды. Судан кайтуымны минутлап санап тора, бер минутка соңга калсам, чиләктәге суымны өстемә коя һәм яңадан чишмәгә төшереп җибәрә. Ә мунча дигән нәрсә миңа газап иде. Өйдә ата-анасы алдында кылана алмаганнарын ул шунда кылана, тыңламасам, кыйный. Сиңа барысын да ачыктан-ачык сөйли алмыйм шул мин.
– Сөйлә! Мин дә 30 яшьлек  ир кеше. Ялганларга, теләсәң нәрсә сөйләргә дә була хәзер. Әти исән түгел.
–  Сөйләмим. Барыбер ышанмыйсың. Син түгел, бүтәннәр дә ышанырлык түгел ул тәмугка. Мин үземне акламыйм. Мин гаепле генә түгел, гөнаһлы. Үземнең синең каршыңдагы, Аллаһ каршындагы гөнаһларым өчен йокысыз төннәр, күз яшьләрем белән гомер буе түләрмен.
– Бик җайлы икән, елыйсың да, гөнаһларың бетәме?
– Елауның сәбәбе нинди бит. Мине синең рәнҗешең тормышым буе эзәрлекләде. Җитмәсә, энең төрмә юлыннан кайтып керми.
– Шулайдыр. Исемдә әле, мин яңа тәпи баскан сабый, детдомда юеш идән өстендә яланаяк басып торам, ә идән юучы ни өчендер минем шәрә артыма юеш чүпрәк белән бәргәли.
– Мама, мама, – дип ачыргаланып елаганым истә. Югыйсә, мама нинди булганын да белмәгәнмен бит. Ярый әти мине килеп алды, ә әнием мине тәрбияләде.
– Ә әтиеңне шунда илтеп биргән өчен гаепләмәдеңме?
– Юк, чөнки ул үзенең ялгышын төзәтте. Мине беркемнән дә кактырмады да, суктырмады  да.
Шулай төн буе сөйләшсәләр дә, аңлашу була алмады, ә гафу итү турында уйлыйсы да юк иде. Икесе ике бүлмәгә кереп яткач та берсенең дә күзенә йокы кермәде. Алар икесе дә елый иде...
 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

 

 

 

Комментарийлар