Логотип «Мәйдан» журналы

Югалтулар

Офыкларда – ачы бер хакыйкать:Югалттым мин әнкәм-әткәмне…Таш сыбызгы…Бала чакта аныМин югалткан идем урамда.җил сызгырып, таш сыбызгы булып,Кайтты миңа кышкы буранда.Йөргән чакта яшьлек урамындаЮгалтт...

Офыкларда – ачы бер хакыйкать:
Югалттым мин әнкәм-әткәмне…
Таш сыбызгы…
Бала чакта аны
Мин югалткан идем урамда.
җил сызгырып, таш сыбызгы булып,
Кайтты миңа кышкы буранда.
Йөргән чакта яшьлек урамында
Югалттым мин сөю алмасын.
Йөрәгемдә әрни тирән сагыш –
Мәхәббәтнең утлы тамгасы.
Болытларга кушылып еллар акты –
Яшьлекне дә, ахры, югалттым.
Йолдыз юрганнарын ябындырып,
Күкләр генә мине юатты.
Кесә төбе тишекләнеп калгач,
Гаип булды байтак дусларым.
Көнләшерлек дан-дәрәҗәм беткәч,
Йомшап калды хәтта дошманым.
Истә әле кара яңгырларның
Пышын-пышын нидер әйткәне…
Офыкларда – ачы бер хакыйкать:
Югалттым мин әнкәм-әткәмне.
Бер юаныч, ерак йолдыз сыман,
Посып ята күңел багында –
Намусымны югалтмаган хәлдә
Басып торам Кояш ягында!
 

Рашат НИЗАМИ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com 

Комментарийлар