Логотип «Мәйдан» журналы

Югалганнар...

Авылыма кайтам сукмак ярып,Каенлыкта – дуслар өстәле.Бу кайтуым иске яраларгаЯңаларын янә өстәрме? Авыл тыныч. Таныш каралтылар,Каршылагыз – менә мин кайттым!Юләр, читтә бәхетемне эзләп,Сездәгесе...

Авылыма кайтам сукмак ярып,
Каенлыкта – дуслар өстәле.
Бу кайтуым иске яраларга
Яңаларын янә өстәрме?
 
Авыл тыныч. Таныш каралтылар,
Каршылагыз – менә мин кайттым!
Юләр, читтә бәхетемне эзләп,
Сездәгесен тапмый югалттым.
 
Туган нигез ягына атлап барам,
Ялгыз урам эте тагыла.
Дулап-дулап үскән кычытканнар
Усалланганнармы тагын да?
 
Күршеләрнең капкаларын шакыйм,
Ачмадылар – китәм күрешми.
Сикерергә биек койма аша
Яшем олы, миңа килешми.
 
Авыл сүнә, тыныч кына үлә,
Барыбыз да белә – юк ялган.
Авыл сырхау. Авыл яраланган,
Дәвалаучылары югалган...
 

Шәфикъ ИМАТДИНОВ


Фото: g-tukay.tatmuseum.ru


«Мәйдан» №12, 2020 ел.

Комментарийлар