Логотип «Мәйдан» журналы

Ылыс авыруларга бирешмәүчәнлекне ныгыта

Иммунитетны ныгытыр өчен менә шушы рецепт белән ясалган төнәтмә гади һәм файдалы.Моның өчен 40-50 грамм нарат яки чыршы ылысы әзерләгез. Кечкенә эмаль савытта 250 грамм су кайнатыгыз һәм әз-әзләп кенә...

Иммунитетны ныгытыр өчен менә шушы рецепт белән ясалган төнәтмә гади һәм файдалы.
Моның өчен 40-50 грамм нарат яки чыршы ылысы әзерләгез. Кечкенә эмаль савытта 250 грамм су кайнатыгыз һәм әз-әзләп кенә шуңа энәләрне салыгыз. Әгәр ылысны яңа җыйган булсагыз, 20 минут кайнатырга кирәк. Ә инде җәй һәм яз айларында җыелган булса, 40 минут кайнатыгыз. Аннары төнәтмәне сөзеп алыгыз (ылысларны башта ук марляга төреп салырга да була).
Җәй яки яз көннәрендә җыелган ылысларны суыткычның туңдыру бүлегендә кечкенә ботаклар белән сакларга кирәк.
Сәламәт булыгыз!
Фото: https://serdce.guru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ilis-avirularga-bireshm-ch-nlekne-nigita-473924/ сайтыннан алынды

Комментарийлар