Логотип «Мәйдан» журналы

Язучыларның су буе Сабан туе ничек үткән? [фото, видео]

20 июльдә Яшел Үзән районы Большие Ключи авылы янындагы күлдә халык шагыйре Равил Фәйзуллин су буе Сабантуе оештырды. Cу бәйрәмендә язучылар, шагыйрь һәм мөхәррир-журналистлар катнашты. Быел ул җәмәга...

20 июльдә Яшел Үзән районы Большие Ключи авылы янындагы күлдә халык шагыйре Равил Фәйзуллин су буе Сабантуе оештырды.
20-1
Cу бәйрәмендә язучылар, шагыйрь һәм мөхәррир-журналистлар катнашты. Быел ул җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды.
Табигать кочагында үткән су бәйрәмендә сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, августта 80 яшь тулачак Фәндәс Сафиуллин да йөзде.
Су бәйрәме инде  35 ел рәттән оештырылып килә, кайчандыр дистә кеше булса, быел 50дән артык кеше җыелган иде.
Равил ага биредә иң оста йөзүчеләрдән санала. Тормыш иптәше Наилә ханым, улы Газиз дә күлдәге ярышта алдынгылар рәтендә булды. 15 яшьлек Газиз Фәйзуллин компьютер алдында утырганчы, табигатьтә файдалы һәм кызыклы итеп вакыт үткәрүне кулайрак күрә. Ул моны балачактан Аккош күлендә әтисенә ияреп, күреп, өйрәнеп үсә.
“Су — безнең ихтыяҗ, безнең яшәү рәвеше. Без язучылар белән бергә Аккош күле янәшәсендә торабыз һәм җәен күлдә даими йөзәбез. Һава торышы яхшы булганда, һәр көнне ике-өч чакрым”, ди  “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр.
Әлеге су бәйрәме аралашу, аңлашу, ял итү өчен оештырылган дуслар җыены. Суга кермәүчеләр яр кырыенда күзәтеп, күптән күрмәгән танышлары белән фикер алыштылар. Бер кырыйда учак яктылар, самавырларда чәй кайнады, учак өстендәге казанда яңа бәрәңге пеште. Чараның мәдәни ягы өчен нәфис сүз остасы, сатирик язучы Алмаз Хәмзин җаваплы иде. Ул гармунда уйнап җырлап, каләм ияләре очрашуына килгән халык артисты Рафаэль Сәхәбиев белән су буе Сабантуен җыр-моңга күмеп тордылар.
Хатын-кызлар арасында оста йөзүе белән шагыйрә Илсөяр Ихсанова аерылып торды. Ул балачактан ук су, елга күреп үскән кеше буларак, су бәйрәменнән читтә кала алмаган, үзе белән кызын да алып килгән.
Ә “Гаилә һәм мәктәп” журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова, әлеге чарада үзе өчен рекорд куйган. “Бу кадәр ерак, чакрымлап суда йөзгәнем юк иде әле”, диде Гөлүсә ханым.
Биредә күпмедер саклык чаралары да каралды, көймәдә йөзеп, коткаручы вазифасын “Яңа гасыр” каналы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров башкарды.
“Әлеге урынга Равил абый чакырды һәм мин шудук бик теләп ризалаштым. Үзем балыкчы булгач, көймәне яхшы беләм, кешеләр дә коткарганым булды. Биредә бик күңелле Һәм әлеге җыенның киләчәге булсын иде, монда һәрбер кеше үзенә нинди дә булса яңалык алып китә”, ди Зөлфәт.
Барлык монда катнашучылар исеменнән “Сираҗи сүзе” газеты нәшире, журналист Искәндәр Сираҗи киләчәккә тәкъдим дә әйтте.
“Равил Фәйзуллин йөзүләрен, Сабан туе шикелле, сәнгать әһелләренең җыелу, уртак аралашу чарасы итәргә кирәк. Безнең проблема нидә? Без аралашмыйбыз! Бер-беребезне белгән, аралашкан очракта гына, иҗат уңай якка барачак. Бу чараны зурайтырга, артистлар Сабан туе кебек оештырырга кирәк, Равил абый башлаган бәйрәмнең дәвамчысы булырга тиеш”, диде ул.
"Азатлык"

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=eQE-tk6KNKs#t=47[/embed]
 
 

Комментарийлар