Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Рәфкать Кәрами белән булган кызык хәлләр

Ипилек эшләп булмыйРәфкать Кәрами урамда яшь шагыйрь Расих Шамскийны очрата.– Бик ябыккансың, Расих?!Расих Шамский каләмдәшләренә чәнечкеле кыска шигырьләр – эпиграммалар язарга ярата. Горурланып, шул...

Ипилек эшләп булмый


Рәфкать Кәрами урамда яшь шагыйрь Расих Шамскийны очрата.
– Бик ябыккансың, Расих?!
Расих Шамский каләмдәшләренә чәнечкеле кыска шигырьләр – эпиграммалар язарга ярата. Горурланып, шул хакта сөйли.
– Бу арада эпиграммалар күп яздым, ашамый-эчми дигәндәй...
Рәфкать Кәрами әйтеп куя:
– «Ипиграммалар» язып кына, ипилек эшләп булмый шул...
 

Әби, җир астына төш!


Казанның нәкъ үзәк мәйданында җир асты юлы бар. Бер әби, аска төшәргә иренеп, өстән генә юл аркылы чыкмакчы була.
Юл кырыенда такси көтеп торган Рәфкать Кәрами әбигә дәшә:
– Бабушка, под землю!
– Сынок, я еще не хочу под землю, – ди әби Һәм юлын дәвам итә.
Рәфкать Кәрами:
– Машинага тапталсаң, барыбер төшәрсең, – дип әйтеп куя.
 

Яхшы саклангансыз!


1999 елның ноябрь аенда Рәфкать Кәрамине Казан дәүләт университетының татар теле Һәм әдәбияты бүлегендә укучы студентлар белән очрашуга чакыралар.
Иң элек укытучы аның иҗаты турында кереш сүз сөйли. Аннары студентлар бер-бер артлы сорау яудыра башлый. Әлбәттә, сораулар, нигездә, иҗат Һәм авторның роман-повестьларындагы персонажлар хакында була. Ахырда, очрашу тәмамланыр алдыннан, арткы рәттән бер чибәр кыз күтәрелә.
– Рәфкать абый, сез инде алтмышка җитеп киләсез икән, ә ничек болай әйбәт сакландыгыз?
Кыз оялуыннан кызарып чыга Һәм тиз генә урынына утыра. Рәфкать Кәрами болай дип җавап бирә:
– Мин Һәркөн иртән физзарядка ясыйм, атна саен мунча керәм. Ләкин иң мөҺиме шул: мин урамда бөкрәеп аяк астыннан тиен акча эзләп йөрмим, ә гәүдәмне төз тотып, ун-унбиш метр алда баручы кызларның зифа буена сокланып йөрим. Күбрәк шуның файдасы тиядер.
 

Әйтә белсәң – аңлыйлар


1985 ел – коммунист «бабайлар»ның Указ чыгарган елы. Аракыга – кытлык.
Рәфкать Кәрамигә «бертуган» баҗасы шалтырата, кунакка киләбез, ди. Билгеле, кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә. Монысы – хатын-кыз мәшәкате, ә ир-атка... ни кирәге мәгълүм.
Әдип кибеткә йөгерә. Төшке аш вакыты икән, ачылганын ярты сәгать көтәргә кирәк. Көтми чараң юк! Гәрчә монда инде утыз-кырык кеше чират торса да. Чөнки бүтән кибетләрдә дә шундый ук хәл.
Менә бәхетле минутлар җитә, кибет ачыла. Йа Хода... Әле генә дустанә елмаешып гәп корган ир-атлар бер-берсен таптый-изә эчкә ыргыла.
Ишек катындагы буш әрҗәләр янында тукталып кала Рәфкать Кәрами. Ләкин Һаман этеш-төртеш дәвам итә: Һәркемнең эчкәрәк керәсе килә. Шунда кемдер каты, саллы кулы белән Рәфкать Кәраминең җилкәсенә баса. Борылып караса... кул түгел, аяк икән!
– Гафу итегез, аягыгызны минем иңбашыннан алмассыз микән? – ди галстук таккан, сары плащ кигән әдип, йомшак кына тавыш белән.
Икенче аягы белән әрҗә өстенә баскан утыз яшьләр тирәсендәге әзмәвер аның үтенечен колагына да элми. Алай гына да түгел, сүгенә үк башлый.
– Нәрсә, күтәреп тора алмыйсыңмы әллә? Интеллигент кисәге... фәлән-фәсмәтән...
Рәфкать Кәрами юкка гына Оргсинтез заводы төзелешендә блатной зеклар – тоткыннар белән бергә эшләмәгән, бөтен шартын китереп, аңлаган кешегә аңларлык итеп әйтә:
– Ты, орел, ты чего раздухарился? Ты че в натуре? А ну сгинь! Покуда тебе шнифты не вырвал! Не буди во мне зверя! Пасть порву... Так что. А сейчас канай отсюдава!
 

И сөенер инде сабыйлар


1979–1993 елларда язучы Рәфкать Кәрами Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли: иҗат кичәләре, юбилейлар, очрашулар Һ.б. чаралар үткәрү белән шөгыльләнә.
Бервакыт аның бүлмәсенә урта яшьләрдәге бер хатын килеп керә.
– Мин Казан мәктәбендә татар теле Һәм әдәбияты укытам, – ди ул. – Һади Такташ творчествосына багышланган дәресләр үткәрәбез. Поэтның үзен очрашуга чакырып булмас микән?
Рәфкать Кәрами, башына күсәк белән органдай, телсез кала. Моннан алтмыш ел элек үлгән әдипне чакыра килгән укытучыга күзләрен тутырып карый. Аннан, көч-хәл белән зиҺенен җыеп, сорап куя:
– Сез... чыннан да татар теле Һәм әдәбияты укытасызмы?
– Әйе. Унбиш ел инде, – ди хатын, горурланып.
– Алай икә-ән, – дип куя Рәфкать Кәрами, арт чүмечен кашып. – Кызганычка каршы, Һади Такташ өйдә юк, командировкада. Ул Донбасс шахтерлары белән очрашырга дип киткән иде. Киләсе атнада кайтыр. Кайткач ук җибәрәрбез.
– Рәхмәт сезгә. И сөенер инде балалар. Мин сезгә киләсе атнада обизательно керермен.
Ә Рәфкать Кәрами болай ди:
– Керегез. Бәлки, Кол Гали белән икәүләп барырлар. Ул тоже ученикларны бик ярата.
 

Тавыш көр чыга


2002 елның 29 март көне. Тукай музеенда «Сарман» якташлык җәмгыяте, 60 яше тулу уңаеннан, язучы Рәфкать Кәрами белән очрашу үткәрә.
Очрашуны музей директоры Мөҗип Низамиев ачып җибәрә. Академик Хатыйп Миңнегулов әдипнең иҗаты турында җылы гына сүз әйтә. Якташлык җәмгыяте рәисе Фәрит Уразаев Рәфкать Кәрамине тәбрикли. Камал театры артисты Фәридә Сафина юбилярның шигырьләрен укый. Соңыннан әдипнең үзенә сүз бирәләр.
Рәфкать Кәрами, бу кичәне оештыручыларга Һәм очрашуга килгән якташларына рәхмәт әйтеп, көлкеле хикәя укырга керешә.
Арткы рәттән олы яшьтәге бер ханым:
– Кычкырыбрак сөйләгез әле, тавышыгыз зәгыйфь чыга, – ди. – Сез гел шулай әкрен сөйләшәсезме?
Рәфкать Кәрами, юмореска укуыннан бүленеп:
– Юк, апа, Һәрчак алай түгел, – ди. – Өйдә хатын белән әрләшкәндә минем тавыш бик көр чыга.
Ир-атлардан кемдер төрттеребрәк сүз кыстыра.
– Ә аныкы?
Рәфкать Кәрами, сорауның мәгънәсен аңлаганны белдереп, әйтеп куя.
– Билгеле инде, аныкы минекеннән дә көррәк чыга!
 

Колхоз рәисе


Рәфкать Кәрами каләмдәшләре белән еш кына районнарга чыга. Кыш көне җылырак киенә: башта бүрек, өстә тышлы кыска тун, аякта эт тиресеннән тегелгән унты. Авылның җитәкче кадрларыннан бер дә ким күренми. Районда, гадәттә, атна буена йөриләр; бер колхоздан икенчесенә аларны машина белән илтеп куялар.
Бервакыт, шул рәвешле, фәлән районның фәлән күмәк хуҗалыгына килеп төшә болар. Тик колхоз рәисе дә, партком секретаре да үз урыннарында юк икән. Дипломатларын кабул итү бүлмәсендә калдырып, кабат урамга чыгалар. Ике сәфәрдәше – шагыйрь Рәшит Гәрәй белән прозаик Барлас Камалов – урам әйләнеп кайтмакчы булалар. Рәфкать Кәрами берүзе кала.
Берзаман, идарә каршына район түрәләрен йөртә торган «УАЗ» машинасы килеп туктый. Ыспай гына киенгән, шофер белән янәшә утырган берәү, машинадан төшеп, әдип янына килә, кул биреп исәнләшә.
– Яхшы булды әле үзегезне монда туры китерү, – ди бу. – Эшкә тотынгач та хуҗалыкларны әйләнеп чыгу, предлар белән танышу иде ниятем.
Язучы сагая кала, димәк, бу әле яңа кеше икән, дип уйлый. Һәм, ике дә уйламыйча, көр тавышы белән:
– Бик яхшы, – дип куя.
– Сездә эшләр ничек тора соң?
– Яхшы...
Шуннан әдип, колхоз рәисе роленә кереп, тегенең сорауларына «төпле» Һәм «эшлекле» җаваплар бирә башлый: янәсе, кар тоту да, басуга тирес чыгару да, пилорамда такта яру да, сыерларны гына түгел, таналарны бозаулату да, яңа токымлы чучкалар үрчетү дә – барысы да көйләнгән, Һәр эш җиренә җиткереп башкарыла.
Ару гына гәпләшеп торганда янә бер «УАЗик» идарә янына килеп туктый. Аннан төшкән озын буйлы, таза гәүдәле ир-ат үзен хуҗаларча тотып, икесе белән дә исәнләшә.
– Килеп җиттегезме?! Бик әйбәт булган. Фәлән Фәләнев, менә язучылар да бүген бездә кунакта әле. Иптәшләре белән урам башында күрештем. Хәзер кайтып җитәләр. Авыл Һавасы сулыйлар... Күрше колхоз персидәтеле бик мактады үзләрен. Фәлән Фәләнеч, бәлки, сез дә аларның чыгышын тыңларсыз? Мин аларны хәзер үк фермага алып китәм, аннары – мәктәпкә.
Район түрәсе бер әле генә килгән кешегә карый, бер – Рәфкать Кәрамигә.
– Гафу итәсез, мин бит сезне... Шулхәтле белеп сөйләштегез...
Әдип колхоз рәисенә карап елмая, күз кыса.
– Зыян юк, мин шаярттым гына, – ди ул.
Рәис үзе дә бик шаян кеше икән. Шунда ук ситуацияне аңлап ала.
– Исегез китмәсен, Фәлән Фәләнеч, язучы халкы шулайрак инде ул – хыялый, уйлап чыгарырга ярата, югалып та кала торган түгел. Бик ошап китсә, берәр колхозга персидәтел итеп кодаларбыз үзен. Эшләп тә күрсәтсен, теле белән тегермән тартып кына түгел...
 

Авторы белән сатыла


2007 елда язучы Рәфкать Кәраминең «Олы юл да сикәлтәле» исемле романы дөнья күрә. Татарстан китап нәшрияты гонорарның яртысы хисабына бер мең данә китап бирә. Туган-тумачага, дусларына өләшә әдип китабын. Бераз гына акча эшләү нияте белән спектакль алдыннан Камал театры фойесында сатып та карарга була.
Тора Рәфкать Кәрами фойе уртасында. Өстәлгә романның берничә данәсен тезә Һәм шушы язуны да куя: «Китап язучының автографы белән сатыла».
Кемдер игътибар да итми, кемдер караштыра. Өлкән яшьтәге ике апа килеп басалар Һәм берсе иҗекләп укый да, күз кысып, күршесенә дәшә.
– Карале, ахирәт, бу китап авторы белән сатыла икән бит.
– Әйе, әйе, – ди язучы елмаеп, чөнки тегенең тел төбен шундук аңлап ала. – Бергә сатыла.
Апаларның икенчесе, көлеп:
– Әллә аласыңмы? – дип сораган була.
– Бик яшь түгел икән түгелен дә, – ди беренчесе, әдипнең йөзенә батып, – әйдә, вак-төяк эшкә Һәм йомышка йөрергә ярар.
– Ие, – ди икенчесе, – базарга, әптиккә...
Язучы да уен-көлкене дәвам итә.
– Үзегез дә әллә кем түгел инде. Болай мыскыл иткәч, сезгә авторы сатылмый, автограф кына язып җибәрәм. Әле китап алырлык та рәтегез юктыр. Хәзерге пенсия – ташка үлчим.
– Әйттем бит, бик яшь түгел, дип, үзе дә пенсионер икән, чукынчык. Ярар, икебезгә берне бир инде алайса, иш янына куш булыр, пенсияңә өстәмә булыр, диюем.
 

Бик «каты» орышкан


Ничәнче елдыр, хәтердә түгел, Норлат районында йөрибез. (Һәрхәлдә, Советлар Союзы таркалганчы.) Көндез мәктәптә укучылар алдында чыгыш ясыйбыз, ферманың ял бүлмәсендә сыер савучылар белән әңгәмә үткәрәбез, ә кичен – клубта.
Октябрь ае. Авыл хезмәтчәннәренең бераз эштән бушаган вакыты, шуңа күрә Мәдәният йортларының зур заллары яшьләр Һәм өлкәннәр белән шыгрым тулы, халык тын да алмыйча Роберт Әхмәтҗановның ялкынланып шигырь укуын тыңлый, мин, әдәбият тарихы Һәм бүгенге әдәби хәрәкәт хакында тәфсилләп сөйләгәч, тамашачыны ялыктырмас өчен, көлкеле хикәяләргә күчәм, ахырдан авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтә.
Очрашуларда безне озата йөрүче райком вәкиле, күмәк хуҗалык Һәм авыл советы рәисләре, партком секретарьлары да катнаша.
Әмма бер авылда, кичке очрашу вакытында, партком секретаре күренми, югыйсә көндез безнең белән йөргән иде. Очрашу башланып, ярты сәгатьләр чамасы узгач кына партия оешмасы җитәкчесе залга килеп керде, түргә – сәхнәгә узды.
Мин түзмәдем, борчылып Һәм кызыксынып, ярымпышылдап сорыйсы иттем.
– Берәр ашыгыч эш килеп чыктымы әллә?
– Әйе, – диде иптәш, бер дә хафаланмыйча, киресенчә, авыз чите белән генә елмаеп. – Чөгендер басуыннан дүрт ат кайтып килә иде, арбалары тулы чөгендер.
– Фермага алып кайталармы?
– Юк шул, өйләренә. Чөгендерне басудан ук шикәр заводына озатабыз.
– Тегеләрне нишләттегез соң? Милиция чакырттыгызмы?
– Ю-ук, алар үзебезнең авыл кешеләре бит. Бик каты орыштым, оялттым.
Безнең әңгәмә шыпырт кына дәвам итә.
– Алар нишләде?
– Нишләсеннәр, туктап, минем вәгазьне тыңлап тордылар.
– Аннары?
– Мин китеп бардым.
– Ә алар? – дип сорыйм мин Һаман төпченеп.
– Мин күздән югалгач, өйләренә кайтканнардыр инде.
– Йөк беләнме?
– Билгеле. Аларның да мал асрыйсы бар бит...
 

Ә ничек?..


Яшең шактый олы булса да, дөньядан артта каласы килми икән ул, җәмәгать. Шуңа күрә әз-мәз гәзит-журнал укыштырабыз, телевизор дигән тартманы караштырабыз, кухняда үз җаена көнозын сайрап утырган радионы тыңлаштырабыз. Һәм дөньяның кай таба барганын сизеп-күреп-ишетеп торабыз – бөтенесе булмаса да, күп нәрсә акчага корылган икән хәзер. Әйе, җәмәгать, Һәркайда сәрмая кирәк: сабыйларны ясле-бакчага урнаштырганда да, балаң укый торган мәктәптә төзәтү эшләрендә дә, ул-кызларыңны институтка кертәм дисәң дә Һәм анда кергәч имтихан-зачет тапшырганда да... Хәтта машина йөртергә хокук бирә торган таныклыкны да акчага сатып алып була икән хәзер.
Мин, шофер гаиләсендә үскәнлектән, үзем дә утыз ел руль тотканлыктан, соңгысын тормышта була алмый торган гамәл дип саный идем. Чөнки аның өчен укырга, матчастьне белергә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә-үзләштерергә кирәк бит. Әмма ялгышканмын икән. Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас та идем.
Күптән түгел урамда бер танышым – яшьлек дустым очрады. Сүз иярә сүз чыгып, мине үзенең дачасына чакырды бу.
– Ярдәмең дә тияр, саф Һава да сулап кайтырбыз. Общагада бергә яшәгән чакларны искә алырбыз.
– Ярар, – дидем.
Малаеның җыйнак кына «Газель» машинасы бар икән, шуңа фатирыннан иске-москы артык-портык мебельләрен төяп, юлга чыктык.
Барып, әйберләрне бушатып, машинаны бакча ширкәтеннән чыгарып куйыйк дисәк, безнең аллеяга бер иномарка кереп килә – «Тойота». (Безнеңчә «Тай-ат» була инде. Нигә шулай булмасын ди, тарихтан хәбәрдар: бер мәшҺүр хатын-кызның да фамилиясе «Колын-тай» иде бит. Монысы сүз уңаенда гына...)
Безгә чыгарга кирәк, ә тегеңә – керергә. Әмма ләкин без чыкмыйча ул ары бара алмый – юл тар. Туктады бу. Мин, кабинадан төшеп, иномаркага таба атладым. Күрәм: руль артында яшь кенә бер кыз. Исәнләштем, ситуацияне аңлаттым, чигенмичә чараң юк, сеңлем, дидем. Шуннан бу миңа әйткән сүздән мин чак егылып китмәдем, миңгерәүләнеп калдым.
– Ә ничек?..
Бераздан, зиҺенем җыеп, «Тай-ат»ка «атланып», иномарканы артка чигереп, икенче аллеяга кертеп куйдым. «Газель»гә барып утырдым, Һәм без янә кузгалып киттек.
 

Иптәш майор


Бу хәл моннан утыз еллар элек, 1970 елда була. Ул чакта Рәфкать Кәрами төзелештә электрик булып эшли, тулай торакта дүрт кешелек бүлмәдә яши, хикәя-повестьлар яза, ике китап бастырып чыгара. Бервакыт аның янына язучы Барлас Камалов килә.
– Энекәш, сиңа йомыш төште бит әле, – ди ул.
– Тыңлыйм.
– Бер бәндә миннән шактый суммада акча алып торган иде. Ярты ел узды инде, кайтарып бирми.
– Нәрсә, егетләр белән барыйкмы?
– Юк. Икебез генә барсак та җитәр. Синең буй-сын Аллага шөкер, кыяфәт тә җитди. Сезне таныштырганда мин сиңа «иптәш майор» дип эндәшермен.
– Аңлашылды.
Барлас Камалов белән Рәфкать Кәрами Восстание урамындагы бер йортка баралар. Кирәкле фатирга керәләр.
«Иптәш майор» сүзен ишетүгә, йорт хуҗалары шыр җибәрә Һәм тиз генә Барлас Камаловны кухняга дәшә. Бераздан, авызы колагына җиткән әдип, китәргә җыенып, ишек катында басып торган каләмдәше янына килә.
Аның артыннан чыккан йорт хуҗасы иелә-бөгелә:
– Иптәш майор, берәр чынаяк чәй эчмисезме? – дип сорый.
– Юк, – ди Рәфкать Кәрами, салкын гына. – Унбиш минуттан бүлектә киңәшмә. Икенче вакыт керербез. Урамга чыккач, Барлас Камалов шаркылдап көлеп җибәрә.
– Ну, энекәш, рольне оста уйнадың. Алай-болай тагын шундыйрак хәлгә эләксәм...
Рәфкать Кәрами, аны сүзеннән кырт бүлдереп:
– «Майор» чагында йөрермен, ә «полковник» итеп күтәрсәң, мине андый вак-төяк операцияләр белән борчымассың, – дип әйтеп куя.
 
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарийлар