Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Гөлүсә Батталова белән әңгәмәдән өзек

«Бүген һәркем шигырь яза, халыкка чыгара, акчасы булган һәр кеше китап бастыра, диләр. Мин бу күренешкә элегрәк скептикларча карый идем, әмма хәзер, телебез, милләтебезнең бүгенге вәзгыятеннән чыгып,...

«Бүген һәркем шигырь яза, халыкка чыгара, акчасы булган һәр кеше китап бастыра, диләр. Мин бу күренешкә элегрәк скептикларча карый идем, әмма хәзер, телебез, милләтебезнең бүгенге вәзгыятеннән чыгып, мин шундый фикердәмен: халкыбызның канында, тамырларында чичәнлек, шигъри сүзгә һәвәслек ята. Безнең элек-электән шигъри сүз белән, рифмалап сөйләшә торган абыйларыбыз, апаларыбыз булган. Алар күңелләрендә туган шигырьләрен калын-калын дәфтәрләргә язып барганнар. Ул дәфтәрләрнең кайберсен кешеләр күргәннәр, кайберсе беленми дә калган. Кешенең вафатыннан соң гына, туганнары табып алып шаклар ката торган булганнар. Ә бүген әнә шул дәфтәрләрне интернет, социаль челтәрләр алыштыра. Кешеләр шунда үз әсәрләрен куялар. Инде ул әсәрләрнең китап булып басылуына килгәндә – кайвакыт телебез, милләтебез киләчәгенә карата шик-шөбһә уянып тетрәнеп тә куясың, әмма уйлыйсың: менә бу китаплар да татар телендә чыга бит. Ул китапларны укучы кеше дә – татар кешесе бит. Димәк, аның кулында татар китабы дигән сүз! Бәлки минем шушы уйлар белән әлеге күренешне аклыйсым да киләдер…»
Язучы Гөлүсә Батталова белән әңгәмәдән өзек. Кызыклы, гамьле әңгәмәне тулысынча «Мәйдан» журналының июль санында укый аласыз.
 
whatsapp-image-2021-06-21-at-15-58-27-1
whatsapp-image-2021-06-21-at-15-58-27-2

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

Комментарийлар