Логотип «Мәйдан» журналы

Язмыш агымына башым иеп

Язмыш агымына башым иеп,Яшәгәндә берни аңышмый.Йөрәгемне юкка ымсындырып,Тукталдың син узып барышлый. Ялкын диеп шашып үрелгәндә,Җаннар өшегәнен сизмәдем.Җылынырга киткән эзләреңнәнУчак урыннары...

Язмыш агымына башым иеп,
Яшәгәндә берни аңышмый.
Йөрәгемне юкка ымсындырып,
Тукталдың син узып барышлый.
 
Ялкын диеп шашып үрелгәндә,
Җаннар өшегәнен сизмәдем.
Җылынырга киткән эзләреңнән
Учак урыннары эзләдем.
 
Синсез көннәр саныйм, төсләр тонык.
Яши алмам, ахры, ялгышмый.
Яраларны яңартырга иде,
Туктал әле, узып барышлый.
 
 

Гөлүсә БАТТАЛОВА


Фото: https://ru.freepik.com/free

Комментарийлар