Логотип «Мәйдан» журналы

Язлар килә җиргә

Язлар килә җиргә,Өмет сүнми бер дә,Юксынуга инде чама юк.Сине көтәм язда,Күптән сусап назга,Көтмәс идем, башка чарам юк.Язлар кабатлана,Күңел канатлана,Юкка булмасын тик көткәнем.Алда көтсен бәхет,Уңы...

Язлар килә җиргә,
Өмет сүнми бер дә,
Юксынуга инде чама юк.
Сине көтәм язда,
Күптән сусап назга,
Көтмәс идем, башка чарам юк.
Язлар кабатлана,
Күңел канатлана,
Юкка булмасын тик көткәнем.
Алда көтсен бәхет,
Уңыш торсын дәшеп,
Онытылсын синсез үткәнем.
Табигать яшәрә,
Күзләр дә яшьләнә,
Боздай язын эри күңел дә.
Хисләр дә яңара,
Дөрләп йөрәк яна,
Бары калмасын ул күмергә.
Могҗизалар көтеп,
Яшим сабыр итеп,
Хәтеремә сине сеңдереп.
Онытыр, дип көтмә,
Язда ялгыз итмә,
Кайтмый калма гына син берүк.
 

Раилә КОРБАНОВА


Әтнә иҗат берләшмәсе шагыйрьләре иҗаты


Фото: vk.com




«Мәйдан» №2, 2022 ел.

Комментарийлар