Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы чәчүгә чыгу вакыты билгеле булды

Быел яз уртача киләчәк һәм Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар 1 числоларда ук төшәчәк.Бу хакта бүген “Татар-информ” МА генераль директоры Л...

Быел яз уртача киләчәк һәм Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар 1 числоларда ук төшәчәк.
zemlya-e1447177646425
Бу хакта бүген “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский уздырган “Ачыктан-ачык сөйләшү” (“Честный разговор”) тапшыруында ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Барысы да, быел яз иртә килә, дигән иде, әмма, күрүебезчә, безгә кабат кыш әйләнеп кайтты. Илнең көньяк районнарында, гадәттәгедән берничә атнага иртәрәк чәчү эшләрен башлап җибәргәннәр. Алар, салкыннар кире әйләнеп кайтмасмы икән, дип борчыла. Синоптикларның алдагы 10 көнгә булган фаразлары буенча, мартның 23 числоларына кадәр бездә салкын һава торышы сакланачак. Әлегә республика кырларында кар ята. Бик иртә яз безнең өчен яхшы түгел, чөнки ул зур уңышлы булмый”, - диде М. Әхмәтов. Аның фикеренчә, язның уртача килүе көз көне чагылыш таба. “Яз уртача килер һәм апрельнең беренче декадасында, көньяк районнарда исә 1 числоларда ук чәчү эшләре башланыр дип уйлыйбыз. Быел безнең республика басуларында дым зампасы яхшы. Кайбер районнарда ул 200 мм-дан да артып китә. Кар катламы да, кыш җылы булу сәбәпле, бик дымлы, ул җир өслегенә тирән үтеп кермәгән. Бу да яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады министр, дип яза "Татар-информ" МА.

Комментарийлар