Логотип «Мәйдан» журналы

Яздан аерып булмый Тукайны!..

Яздан аерып булмый Тукайны!Язда килгән, язда ул янган.Язы киләчәге барлар ничек китсен,Ничек югалалсын дөньядан?!Язны җуймыйКара елларда да,Халыкның ул гүзәл гамьнәрен,Хыялларын, чорлар аша безгә —Бүг...

Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?!


Язны җуймый
Кара елларда да,
Халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
Хыялларын, чорлар аша безгә —
Бүгенгегә китереп бәйләде.
Тел яшергән Тарих кына белә
Бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит илгә
Игелеклелек кылу үрнәге.
Бу Тарихта мәшһүрләрне куйсаң
Ул яшәгән хәлгә, урынга, —
Байтагының шаулы даны түгел,
Чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Яшәрен һәм үлемсезлеген
Дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгырен — Тукаен алып!
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: vk.com


 
 

Комментарийлар