Логотип «Мәйдан» журналы

Яз көне һәм көздән утыртыла торган чәчүлек сарымсакны ничек аерырга?

Бакчачыларның күбесе сарымсакны көздән утыртып калдыра. Яз көне утырта торган сарымсак та була. Аны апрель азагында, май урталарына кадәр утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.Сарымсак...



Бакчачыларның күбесе сарымсакны көздән утыртып калдыра. Яз көне утырта торган сарымсак та була. Аны апрель азагында, май урталарына кадәр утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.



sarymsak


Сарымсак ышык, җилсез урын ярата. Ул ашламалы, черемәле һәм көпшәк туфракта яхшы үсә.




Көздән утыртыла торган сарымсакта тырнаклары җөп санда, гадәттә, 4-6 данә. Алар барысы да сайлап алгандай, бер үлчәмдә. Яз көне утыртыла торган сарымсакның тырнагы эрерәк, формалары да төрле була.




Язгы сарымсак яхшырак саклана, көзгесе алай ук түгел.




Сарымсак түтәлен көздән әзерләп куйсаң хәерле. Аңа ашламалар кертеп калдырырга кирәк.




Һава температурасы 5 градустан күтәрелгәч, язгы сарымсакны утыртырга була. Утырту өчен эре һәм төзек тырнакны сайлап алыгыз. Аларны сарымсак башының тышкы, яки аның эчендәге рәтеннән сайлап алырга кирәк. Калган вак-төяген сарымсак кыягы өчен утыртырга була.




Сарымсак тешләрен бер-берсеннән 6-8 см ераклыкта, рәтләр арасы 20 см калдырып, 5 см тирәнлектәге тишекләргә утыртырга. Тешләрне төбе белән аска каратып, тишеккә вертикаль бастырып чыгыгыз. Майда туфрак дымлы була, сарымсак бик тиз тамыр җибәрә.




Язгы сарымсакны кыяр, кәбестә, помидор, кузаклылар үскән урынга утырту хәерле. Сарымсак үскән урынга суган утыртырга ярамый. Бер утырткан урынга сарымсакны тагын 4-5 елдан соң гына утыртырга киңәш ителә.




Сарымсакның төбен йомшартып, чүпләрен утап торыгыз. Яфраклар үсеп киткәч, яхшылап су сибегез. 6 кыяк чыккач, су сибүне киметегез. Җәй азагында сарымсакка су сипмиләр.




Көз көне утыртылган сарымсакта яз көне икенче һәм дүртенче яфрак күренә башлауга ук, төбен йомшартырга кирәк. Никадәр ешрак йомшартсаң, аеруча яңгырдан яки су сибүдән соң, сарымсак шулкадәр эрерәк булыр, дип язган идек.


Комментарийлар