Логотип «Мәйдан» журналы

Яулык һәм налог

Иртәгә авылда Сабантуй буласы. Бер төркем яшьләр, өйдән-өйгә кереп,  яулык җыеп йөриләр. Чират Гайнелвафа кар­чык өенә килеп терәлә.– Әби, Сабантуйга яулык җыябыз, – ди чиләк күтәргән кызларның берсе...

Иртәгә авылда Сабантуй буласы. Бер төркем яшьләр, өйдән-өйгә кереп,  яулык җыеп йөриләр. Чират Гайнелвафа кар­чык өенә килеп терәлә.
– Әби, Сабантуйга яулык җыябыз, – ди чиләк күтәргән кызларның берсе бакча ягыннан ишегалдына чыгып килүче Гайнелвафа карчыкка.
Кызның сүзләрен үзенчә аңлаган карчык:
– Менә заманалар. Сабантуй үткәрү өчен элек яулык кына җыялар иде, хәзер налук та салалармыни инде, кызым? Балакайларым, минем ике елдан бирле Сабантуйга чыкканым юк бит. Күзләрем дә на­чар күрә, сүзләрен дә ишетеп бетермим...
Гайнелвафа карчыкның сүзләре киләчәктә дөрескә чыкмаса гына ярый инде. Аллам сакласын, Аллам сакласын!
 

Рәим ГОБӘЙ


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 1, 2010 ел

Комментарийлар