Логотип «Мәйдан» журналы

Ясмык ашы рецепты

Кузаклы культураларның кеше организмына файдасы турында язып торырга кирәкмидер. Шулар арасында ясмык (чечевица) исә бигрәк тә өстен. Ясмыкны диетологлар да кешенең туклану рационына кертергә киңәш ит...

Кузаклы культураларның кеше организмына файдасы турында язып торырга кирәкмидер. Шулар арасында ясмык (чечевица) исә бигрәк тә өстен. Ясмыкны диетологлар да кешенең туклану рационына кертергә киңәш итә.



Ингредиентлар: 2 литр су яки тавык шулпасы, 2 стакан ясмык, әзрәк бәрәңге, сарымсак (теләсәң бераз суган, кишер), 3 аш калагы көнбагыш мае һәм 2 аш калагы томат пастасы.
Шушы кирәкле барлык ингредиентларны шулпа яки суга салабыз, кайнап чыкканнан соң 45-50 минут талгын утта пешерәбез. Әзер булгач, уттан алабыз һәм миксер яки блендер белән болгата-болгата ваклыйбыз, пюре хәленә китерәбез. Табынга биргәндә ашның өстенә кипкән бөтнек уып салабыз.
Ясмык ашын вак сохари белән ашарга киңәш итәбез.
Ә сохарины исә искерә башлаган, ашалмый яткан ипиләрдән әзерләргә була. Моның өчен ипине шакмаклап турыйбыз. Бераз сыек май алабыз, аңа тоз, борыч, үзегезгә ошаган башка тәмләткечләр (мәсәлән, паприка, киптерелгән төелгән сарымсак һ.б.) салып, майны бераз чәнечке белән туглап алабыз. Шушы майны ипи өстенә салып, ипи шакмакларының һәрберсенә тәмләткечләр сеңгәнче, ипи күп булса кул белән, әз булса калак белән болгатабыз. Кызган мичкә куеп, ипиләрне киптерәбез.
Табынга сохарины тәлинкәгә салып чыгарабыз, кирәк кеше үзенә кирәгенчә ашка сала.
Тәмле булсын!
Автор: Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА

Фото: Автор

https://intertat.tatar/ash-su/yasmyk-ashy-retsepty/

Комментарийлар