Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлегем тугае

Бәргәләнгән вакыт чоңгылындаТәмам туйгач язмыш сыеннан,Хыялымда гына яшьлегемнеңТугаена кайтып сыенам. Җуя барган иң самими хисләрБу тугайда әле исәннәр.Мине танып, шул ук шаян җилләрТансык кына...

Бәргәләнгән вакыт чоңгылында
Тәмам туйгач язмыш сыеннан,
Хыялымда гына яшьлегемнең
Тугаена кайтып сыенам.
 
Җуя барган иң самими хисләр
Бу тугайда әле исәннәр.
Мине танып, шул ук шаян җилләр
Тансык кына сыйпап исәләр.
 
Рәхәтләнеп чалкан ята күңел,
Мәтрүшкәләр кочып үбәләр.
Күкләр белән бергә таллар, болын
Бала чакка агып китәләр.
 
Мин кушылып агам. Янәшәдә
Бер колынчак болыт иярә.
Әйтә миңа: «Әйдә, яшьлегеңне
Тагын бер кат бүген иярлә!»
 
Иярлим дә, янә тугарылып
Иркәләнеп ятам бу назга.
Нык кысылган күңел, иркенәеп
Тынычланып кала беразга...
 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар