Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлегем бакчасы

Чыклар төшкән бакчаныңКапкасын ачкансың да,Сиреньнәр арасынаКерепләр качкансың ла.Мин дә калдым адашып,Яшьлегем бакчасында.Агыла көмеш моңнар,Куак саен бер коштыр.Сиреньнең чәчәкләреАчыла кыштыр-кышты...

Чыклар төшкән бакчаның
Капкасын ачкансың да,
Сиреньнәр арасына
Керепләр качкансың ла.
Мин дә калдым адашып,
Яшьлегем бакчасында.
Агыла көмеш моңнар,
Куак саен бер коштыр.
Сиреньнең чәчәкләре
Ачыла кыштыр-кыштыр.
Мин күрмәгәндә генә
Килеп чыгып бирегә,
Аксыл яулыгың ябып
Киттең мәллә сиреньгә?
Тын сукмаклардан атлыйм,
Каршыма чыгарсың дим,
Чыркылдап көлми генә
Ничекләр чыдарсың дим.
Серләр тулы бакчаның
Моңлы бер кошы булып,
Сайрыйсыңмы әллә син
Аксыл сиреньгә кунып?
...Бу бакчадан ялгызым
Чыгасым килми, җаным.
Капка ачык. Сиреньнәр
Җилли дә җилли, җаным.
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: https://pixabay.com





«Мәйдан» №2, 2022 ел.





Комментарийлар