Логотип «Мәйдан» журналы

Яшик әле!

Яшик әле!Бу дөньядаНиләр генә булмасын! –Йөрәк кенә сынатмасын,Йөрәк кенә тынмасын!Яшик әле!Тартып бараАтлар гомер арбасын! –Атлар гына абынмасын,Атлар гына армасын! Яшик әле!КүңелләрдәСөю генә ү...

Яшик әле!
Бу дөньяда
Ниләр генә булмасын! –
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
Яшик әле!
Тартып бара
Атлар гомер арбасын! –
Атлар гына абынмасын,
Атлар гына армасын!
 
Яшик әле!
Күңелләрдә
Сөю генә үлмәсен! –
Ярлар гына янда булсын,
Хисләр генә сүнмәсен!
Яшик әле!
Халкым гына
Бүтән афәт күрмәсен!
Исән генә була күрсен,
Хәсрәт кенә белмәсен!
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар