Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәү тәме

Бүген бер нарасый туган җиргә,Күзен ачкан дөнья нурына.Канат кагып, әнә, фәрештәләрҖыелганнар алар турына. Нурланган шул бүген йортлары да,Күрше-күләм кертә тәмле сый.Күкрәгенә сыенып яшь ананың,...

Бүген бер нарасый туган җиргә,
Күзен ачкан дөнья нурына.
Канат кагып, әнә, фәрештәләр
Җыелганнар алар турына.
 
Нурланган шул бүген йортлары да,
Күрше-күләм кертә тәмле сый.
Күкрәгенә сыенып яшь ананың,
Тәмле итеп имә нарасый.
 
Һәр тамчы сөт – яшәү чыганагы,
Аш-суларның зур шул савабы.
Бәби тапкан ананы зурласаң,
Меңе белән кайта җавабы.
 
Дога укый-укый сөт имезә,
Таладыр ла аның беләге.
Ил-көннәрнең ямен, яшәү тәмен
Саклыйдыр ла ана теләге.
 
Нәни улы – олы терәге...
Нәни кызы – илем терәге...
 

Нәсимә СИПОВА


Фото: infourok.ru



«Мәйдан» №11, 2020 ел

Комментарийлар