Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел тәмләткечләр

Аш һәм чәй тәмләткеч яшеллекне яшь килеш җыеп калырга кирәк. Мисал өчен, яшь вакытта җыеп алынган укроп сусылрак та була, "бетләргә" дә өлгерми. Кемдер аларны юып киптерә, ә мин катырып куйганны ярата...

Аш һәм чәй тәмләткеч яшеллекне яшь килеш җыеп калырга кирәк. Мисал өчен, яшь вакытта җыеп алынган укроп сусылрак та була, "бетләргә" дә өлгерми. Кемдер аларны юып киптерә, ә мин катырып куйганны яратам. Төсен дә үзгәртми, хуш исе дә саклана, бары туңдыргычта урын гына булсын.




Аш тәмләткечләре - яшел суган кыягын, укроп, петрушканы юарга һәм турарга кирәк. Аларны аерым савытларга салырга яки ассорти ясап та катырырга була.





Кайсы яшеллеккә өстенлек бирү һәркемнең ихтыяры. Мин узем күбрәк укроп һәм петрушка яратам, шуңа күрә һәрберсен аерым тутырам, аларны бергә кушарга беркайчан да соң түгел.





Кышын туңдыргычтан алынган яшеллек витамин буларак та кадерле, шулай ук ашны да суытып җибәрә, икенче ризыкларны да "бизи".
Ә кышын да тәмле чәй ясап эчү өчен карлыган, каен һәм җир җиләге һәм бакча бөтнеген юып, аерым пакетларга салып катырам. Соңрак алар янына сары һәм кызыл мәтрүшкә дә өстәлә.





Бөтнекнең бары тик лимон тәме биргәнен генә яратам, аның яфраклары кычытканга охшаган.







Ашларыгыз һәм чәйләрегез тәмле булсын!

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/yashel-t-ml-tkechl-r-/

Комментарийлар