Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел чәй ярдәмгә килә

Баш авыртканда шикәр комы белән бер стакан кайнар яшел чәй эчегез.Томау вакытында борынны көнгә берничә тапкыр җылы яшел чәй төнәтмәсе белән юдырыгыз. Ә төнгә 3-4 тамчы җылы төнәтмә тамызыгыз.Тамак ба...



Баш авыртканда шикәр комы белән бер стакан кайнар яшел чәй эчегез.yashel-chej
Томау вакытында борынны көнгә берничә тапкыр җылы яшел чәй төнәтмәсе белән юдырыгыз. Ә төнгә 3-4 тамчы җылы төнәтмә тамызыгыз.
Тамак бакасы газапласа, тамакны куе яшел чәй төнәтмәсе белән чайкагыз.
Теш сызлаганда сарымсак кушылган куе төнәтмәне авызда тотыгыз (берничә тырнак сарымсак турап, чәйгә кушыгыз).
Тешләр бозылу тынгы бирмәсә, авызны яшел чәй белән ешрак чайкагыз.
Ашказанына бәйле борчулар бар икән, шуны истән чыгармагыз: чәй төнәтмәсе хәтта канлы эч китү микробларын да үтерә.
Аны әзерләүнең бернинди кыенлыгы да юк: 50 грамм киптерелгән яшел чәйне 1 литр кайнар суга салыгыз да ярты сәгать төнәтегез. Аннары бер сәгать кайнатыгыз һәм сөзегез. Мондый төнәтмәне пыяла савытка салып, суыткычта сакларга кирәк. Әмма аны 3 көннән дә озак сакларга ярамый. Төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, көнгә 4 тапкыр икешәр аш калагы эчегез.


Фото: pixabay


Автор: Зөһрә Исламова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар