Логотип «Мәйдан» журналы

Ясалма чыршыны ничек сайларга?

Дөрес сайланган ясалма чыршы 10 елдан артык хезмәт итә ала. Яңа елның төп символларының берсен сайлап алу һәм саклау кагыйдәләре турында Роскачествода сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости яза.Экспертлар с...

Дөрес сайланган ясалма чыршы 10 елдан артык хезмәт итә ала. Яңа елның төп символларының берсен сайлап алу һәм саклау кагыйдәләре турында Роскачествода сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости яза.yasalma-chyrshy
Экспертлар сүзләренчә, ясалма чыршылар ешрак полиэтиленнан яки поливинилхлоридтан һәм резинадан ясала. Еш кына башка полимерлар белән комбинацияләрдән дә эшләнә. Ясалма чыршы яхшы саклансын өчен, аны салкынча һәм караңгы урында сакларга кирәк. Шулай ук ясалма чыршыны җылыту приборларына якын тотмаска киңәш ителә.
Ясалма чыршыны сайлаганда, сатып алучы кул белән энәләренә каршы таба сыпырып карарга тиеш. Әгәр алар коелса, ботакларда һәм корпусында ярыклар күренә икән, товар сыйфатсыз дигәнне аңлата. Моннан тыш, тимер каркаслы чыршы сайлап алырга киңәш ителә.
Шулай ук күптән түгел җитештерелгән эшләнмәләргә дә өстенлек бирергә кирәк. Әгәр товарга инде берничә ел булса, материал картая.
ПВХ чыршысын бизәр алдыннан аны аз гына кастор мае буялган тукыма белән сөртеп алырга киңәш ителә. Бу материалны йомшартырга һәм эшләнмәне куллану вакытын озайтырга ярдәм итәчәк.
«Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, гадәттә, чыршылар составына ялкын таралуга комачаулый торган матдәләр кушалар», — дип аңлаттылар ведомствода. Әмма эшләнмә составында резина булса, мондый чыршы белән икеләтә сак булырга кирәк, диделәр.
 

Фото: pixabay.com/ru 


https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-12-2020/yasalma-chyrshyny-nichek-saylarga-5792389

Комментарийлар