Логотип «Мәйдан» журналы

Ярылган үкчәләргә ярдәм итәчәк

Укучыбыз киңәшенә колак салыгыз.

Күпләр үкчәләр ярылудан интегә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен кыйммәтле кремнар да ярдәм итми. Үземә ярдәм иткән мазь турында сөйлисем килә. Эшләп карагыз әле, бәлки, ярдәмен күрерсез.

100 грамм сыер маена (эретелгән май да ярый, әмма ул чиста булсын, кибетнеке ничек булганын белмим) 60-70 грамм якшы прополис кушып, 0,5 литрлы банкага саласыз да "водяной баня"да болгата-болгата эретәсез. Ул тулысынча эреп бетми, җилем кебек булачак. Шуна курә иренмичә озак болгатыгыз, кирәк матдәләре чыгып бетсен.
Аннан соң шуны марля аша берәр крем савытына сөзегез, чөнки прополисның калганы тиз ката. Бик хуш исле мазь килеп чыга. Шушы мазьне төнгә җылы суда аякны юып, ярылган үкчәгә сөртәсез дә полиэтилен пакет каплап беркетеп куясыз яисә носки киясез.
Минем өч көннән соң үкчәләрем төзәлде. Хәзер әллә нигә бер тапкыр үкчәләрне йомшартыр өчен кулланам. Бакчада эшләп куллар ярылса да беренче ярдәм - шушы мазь. Сөялгә дә сөртеп карагыз әле, прополис күп авыруларга дәва ул", - дип язылган хат килде укучыбыздан. Сез дә сынап карагыз әле.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Фото: https://ru.freepik.com

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-02-08/yarylgan-kch-l-rg-yard-m-it-ch-k-3135004

 

 

 

 

Комментарийлар