Логотип «Мәйдан» журналы

“Ярдәм”дә күрмәүчеләр өчен курслар эшли башлый

Казан каласында урнашкан “Ярдәм” мәчетендә 1 апрель көнне күрмәүчеләр өчен чираттагы укыту-тернәкләндерү курслары башлана.Мәчет мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге буенча м...


Казан каласында урнашкан “Ярдәм” мәчетендә 1 апрель көнне күрмәүчеләр өчен чираттагы укыту-тернәкләндерү курслары башлана.



ede63010f8669fc6198b745692f5206e_L
Мәчет мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле 80ләп кеше әлеге курсларда катнашырга теләк белдергән.
Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында киң күләмле белем алу программасы каралган. 1 ай дәвамында сукырлар Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, фикх, гакыйдә, сира буенча дә дәресләр була.
Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын, ислам тематикасына багышланган аудиокитаплар файдаланып оештырыла, ди проект авторлары.
Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус уеннар уздыру күздә тотыла. Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак.
Тернәкләндерү курслары барышында күренекле дин әһелләре белән очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә, дип хәбәр итә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге.

Комментарийлар