Логотип «Мәйдан» журналы

Ярату

Йөзләреңдә нурлар булып янар өчен,Күзләреңнән яшьләр булып тамар өчен,Шул күзләргә тик бер генә багар өчен,Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?Хисләремне упкыннарга атыйм микән,Әллә синнән еракка...

Йөзләреңдә нурлар булып янар өчен,
Күзләреңнән яшьләр булып тамар өчен,
Шул күзләргә тик бер генә багар өчен,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?
Хисләремне упкыннарга атыйм микән,
Әллә синнән ераккарак качыйм микән,
Әллә йөрәк серләремне ачыйм микән,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?
Нигә күрдем таңдай якты йөзләреңне,
Ник тыңладым «Сөям» дигән сүзләреңне,
Оныта алмыйм сагыш тулы күзләреңне,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?
Юк, чакырма мине кайнар кочагыңа,
Җаным атма татлы газап учагына,
Күрәсеңме, сары яфрак тәрәз чиртә,
Хуш, бәгърем, җиһаннарда көзләр җитә…
 

Резеда ВӘЛИЕВА 


Фото: https://pixabay.com/


 

Комментарийлар