Логотип «Мәйдан» журналы

Яралы сандугач

Быелгы җәй ничектер үзгә. Күк тә биегрәк, зәңгәррәк. Җылы җилләр үзләренең назлы канатлары белән барлык тереклек ияләрен иркәләп исәләр. Дөньяда чәчәк һәм җиләк исе.Хозурланып, матурлыкка сокланып тор...

Быелгы җәй ничектер үзгә. Күк тә биегрәк, зәңгәррәк. Җылы җилләр үзләренең назлы канатлары белән барлык тереклек ияләрен иркәләп исәләр. Дөньяда чәчәк һәм җиләк исе.
Хозурланып, матурлыкка сокланып торганда, сандугач тавышын ишеттем. Күңелләрне хушландыра торган симфоник музыка-сандугач моңын тыңлый-тыңлый түтәлдәге җиләкләрне өздем. Кура җиләкләренә үрелдем. Шулвакытта әле куакларга таба атылып, әле зәңгәр күккә талпынып очкан кошның моңы йөрәгемә килеп бәрелде. Ни булган? Ни өчен ачыргалана бу кошчык? Сөеп-сөелеп туялмаслык гүзәл мизгелдә ни җитми аңа? Җанын кая куярга белми бәргәләнгән кошка карыйм.
Җиләкләрне җыеп бетергәч, өй янына килеп, күләгәгә чүгәләдем. Шулвакыт янә үзәк өзгеч тавыш чыгарып, кура җиләге куаклары арасына атылган кошның нишләргә белми өзгәләнүен күреп, төзәтә алмаслык хата эшләвемне аңладым. Куаклар арасына сандугач корган ояны, үзем дә сизми, җиләк җыйганда бәреп төшергәнмен. Оясы тузган, балалары үлгән сандугач, шул кайгыга түзә алмый, ачыргаланып бәргәләнә икән.
Йөрәгем елый. Үксеп-үксеп, сандугачка кушылып елаганда: «Кичер мине, сандугачым, каргама балаларымны, туздырма оямны, ни хәл итим?» – дип өзгәләнәм. Җиләкләрнең хуш исләре дә, кояшның җылысы да йөрәктәге авыртуны баса, җандагы бушлыкны тутыра алмый.
Өзгәләнеп янә бер кат тавыш биргәч, кошчыгым юкка чыкты. Кайгыларга түзә алмый йөрәге ярылдымы?!
Җәйнең яме китеп, күңелгә көз керде. Мин ул көнне сандугач балаларын җирләдем. Бер-берсенә охшаш ярымшәрә кошчыклардан кичерү сорап ялвардым. Мине күкләр ишетми...
Куралар арасында яралы сандугач тавышы...
Йөрәктә яралы сандугач сагышы...
Я Ходай, кичерә күр мин бәндәңне! Сандугач каргышы төшмәсен башыма, сабыйларым гомерле булсыннар. Яралы сандугач хәлендә калдырма мине, язмышым. Кичер мине, сандугач, кичер!
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: https://stihi.ru/2022/05/18/889:


 

Комментарийлар