Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда педофилга ау игълан ителде

Яр Чаллыда педофилга ау игълан ителде. Бер ир кеше мәктәптән укудан кайтып барган 9 яшьлек кыз баланы Яңа шәһәрнең 40/11 йорты ишегалдында үз машинасына бергә йөреп кайтырга чакырган. Ул башка нинди д...

Яр Чаллыда педофилга ау игълан ителде. 
5210
Бер ир кеше мәктәптән укудан кайтып барган 9 яшьлек кыз баланы Яңа шәһәрнең 40/11 йорты ишегалдында үз машинасына бергә йөреп кайтырга чакырган. Ул башка нинди дә булса гамәлләр кылырга өлгермәгән. Бала куркып, йөгереп качып киткән. Шушы хәбәр нигезендә һәм кыз баланың сүзләре буенча фоторобот ясалып, шәһәр мәктәпләренә һәм социаль челтәрләргә таратылган. Ата-аналарга укуга барганда балаларны мәктәпкә кадәр илтеп куярга һәм кайтканда каршы алырга кушылган.
Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атны эзли: ул чама белән 20–21 яшьтә, буе 170–175 сантиметр, гәүдәсе уртача юанлыкта, чәче ачык төстә, күзләре коңгырт.
Яр Чаллы халкы телендә хәзер шул хәбәр генә. Педофилның чит төбәктән дә килүе бик мөмкин, диләр.

Комментарийлар