Логотип «Мәйдан» журналы

Японияленең "Җир йөзендәге иң өлкән кеше" рекордын кавказлылар узып киткән

Гиннессның Рекордлар китабы буенча планетаның иң өлкән кешесе дип японияле аталган. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Төньяк Кавказда яшәүче ике кеше японияледән күпкә өлкәнрәк, дип хәбәр итә РИА Новост...

Гиннессның Рекордлар китабы буенча планетаның иң өлкән кешесе дип японияле аталган. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Төньяк Кавказда яшәүче ике кеше японияледән күпкә өлкәнрәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
 
Күптән түгел Гиннессның Рекордлар китабы сайты 112 яшьлек японияле Масадзо Нонаканы планетаның иң өлкән кешесе дип игълан итте. Шул ук вакытта Ингушетиянең  Джейрах районы Гули исемле тау авылында яшәүче Аппаз Илиев әлеге японияледән 10 яшькә өлкәнрәк икәнлеге ачыкланды. 1 мартта ингушетияле 122 яшен тутырды. Регион башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның 8 баласы, 33 оныгы һәм 34 оныкчыгы бар.
Шулай да Кабардин-Балкарның Баксан районы Заюк авылында яшәүче Нану Шаова аннан да өлкәнрәк булып чыккан. Аңа 127 яшь. Кабардин республикасының хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгында Шаова иң өлкән пенсия алучы дип белдергәннәр.
Кавказлылар Илиев һәм Шаова шактый актив тормыш рәвеше алып бара. Март аенда алар Россия президенты сайлауларында катнашканнар. 2017 елның июлендә Нану Шаова Россиянең Рекордлар китабына илнең иң өлкән кешесе буларак кертелгән.
 
Чыганак: http://www.islam.ru

 

Комментарийлар