Логотип «Мәйдан» журналы

Япониядә Татарстан белән таныштылар

Япониядә Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды. Татарстаннан бер төркем делегация биредәге милләттәшләребез һәм татар телен, мәдәниятен өйрәнүче япон яшьләре белән очрашты. Япониянең Кобе шәһәре...


Япониядә Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды. Татарстаннан бер төркем делегация биредәге милләттәшләребез һәм татар телен, мәдәниятен өйрәнүче япон яшьләре белән очрашты.


 
f7993e86ce3679923893d93a259a1dea_L
Япониянең Кобе шәһәрендә урнашкан мәчетнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган халыкара проектта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Казан артистлары да катнашты.

“Татарстаннан килгән артистлар катнашында Хирацука шәһәрендә урнашкан Токаи университетында “Татар концерты” дип аталган концерт булды. Шулай ук биредә “Мәдәни, икътисади, технологик элемтәләр. Япония белән татар дөньясы арасындагы бәйләнешләр” дигән темага фәнни конференция үткәрелде.
Фәнни-гамәли конференциядә татар телен өйрәнүче япон яшьләре дә катнашты. Мәсәлән, Халыкара татар олимпиадасында призлы урын яулаган Мидзуки Накамура “Ташкентта торган татарларның тел вазгыяте” турында чыгыш ясаган. Биредә шулай ук “Такубоку Ишикава (япон шагыйре) шигъриятен Габдулла Тукай шигърияте белән чагыштыру”, “Финляндия татарларының теле һәм мәдәнияте”, “Татарстандагы ислам” кебек шактый кызыклы чаралар узды, дип хәбәр итә татар галимнәре. Казан галимнәрен японнарның татар җырларын башкаруы да җәлеп иткән.

Интертат.

Комментарийлар