Логотип «Мәйдан» журналы

Яңалыклар тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева үз вазифасыннан азат ителде

«Беренче канал»дагы «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Мәскәүнең кичке эфирларына чыкмый башлады. Аның урынына «Беренче канал» генераль директорының урынбасарын Кирилл Клейменовны куйдыл...

«Беренче канал»дагы «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Мәскәүнең кичке эфирларына чыкмый башлады. Аның урынына «Беренче канал» генераль директорының урынбасарын Кирилл Клейменовны куйдылар. 
original
Моңарчы эшләгән Екатерина Андреева һәм аның хезмәттәше Виталий Елисеев башка сәгать пояслары регионнарында һәм дүшәмбе эфирында гына чыгыш ясый торган булачаклар.
19 февральдән «Время» тапшыруы яңартылган студиядә чыга башлады. Бу студия әле Россия телевидениесе тарихында беркайчан да булмаган яңа технологияләр белән җиһазландырылган.
«Би-би-си»дан алынган мәгълүматларга караганда, вазифаларны алыштыру вакытлыча гына. Клейменов, иң әз дигәндә, 2018 елның 18 мартына кадәр эшләячәк. Ә Андреева белән Елисеев Мәскәү студиясенә, яңа технологияләрнең мөмкинлекләрен ачыклап бетергәч кенә, кайта алачаклар.
Алып баручыларны алыштырып кую тамашачыларга нык тәэсир итте.
«Время» тапшыруы — Россия телевидениесендә иң популяр булган яңалыклар тапшыруы, һәм Екатерина Андреева 1997 елдан бирле аның алыштыргысыз алып баручысы булып тора.
 
http://tatar-today.ru

Комментарийлар