Логотип «Мәйдан» журналы

Яңабаштан

Гатаулла абзыйның, ни генә сөйләмә­сен, әллә каян «яңабаштан» дип китереп кыстыра торган гадәте бар.

Аптырады ин­де, үләт еккыры, шул кирәкмәгән чүп сүз аркасында. Бөтенләй көтелмәгән урынга шул «яңабаштан» килеп кысылгач, тың­лаучылар кычкырып көлеп җибәрә.
— Еллар уза, без картаябыз, энем, яшь­ләр үсә, яңабаштан. Менә күрше Гыйль­метдин кызы әле кайчан гына яланаяк тәпили иде, хәзер, күрәсең, үзенең дә баласы туган, яңабаштан. Бәхете белән тусын инде, яңабаштан.
Моны ишеткән яшьләр көлми ничек түзсен, ди инде.
Үзенең тагын теге сүзне кыстыруын чамалагач, Гатаулла абзый кинәт туктап кала, аның чал кашлары бергә килеп ку­шыла, аннан ул, көрсенеп, тамырлары бүртеп торган кулын селтәп, сүзен дә­вам итә.
Терлек йонына ябышкан тигәнәк ке­бек, Гатаулла абзыйның теленә ябыш­кан бу сүзгә авыл халкы ияләшеп тә бетте. Ә менә чит кеше...
Бер мәртәбә болай булды. Гатаулла абзый күптән инде йортны яңартырга йөри инде. Күмәк хуҗалык аңа менә дигән юан-юан нарат бүрәнәләр дә, түбә ябарга өр-яңа шифер плитәләр дә кайтартты, ә менә балта осталарын бирә алмады. Инде барысы да әзер, эш башларга кирәк дигәндә генә, балта осталары ашыгыч төстә амбар сала башлады. Күмәк хуҗалык рәисе Шәфәгат Сәлимов:
— Бераз көт, Гатаулла абзый, амбар­дан соң синең йортыңа тотынырбыз, — дисә дә, Гатаулла абзый риза булмады. Җәйнең матур көннәре санаулы гына калып килә дип, күрше авылдан балта осталары эзләргә китте.
Берничә көннән иске йортның тузанын җил тузгытып ташлады, нарат бүрәнә­ләр яшел чирәм өстенә сузылып ятты. Эш шулай уңай гына барганда, беркөн­не Гатаулла абзыйлар янына Сәлимов машинасы килеп туктады.
— Оят булса да сине борчырга туры килә инде, Гатаулла абзый, — диде ул. — Ындыр табагында эшләүче Нәфикъ авырып китте бит. Алыштырырга кеше юк. Ул терелгәнче генә булышып тор­мыйсыңмы?
Шундый үтенеп сорагач, олы кешенең сүзен ничек кире кагасың инде. Сәлимов үзе бит. Аның авылдашларына эшләгән яхшылыгын әйтеп бетерерлек түгел. Бер генә кешене дә кире борып җибәрми. Кыскасы, Гатаулла абзый риза булды. Осталар да каршы килмәде.
— Менә тагын, кирәк икән, бар, үзебез генә дә булдырырбыз, — диделәр.
Гатаулла абзый, салына башлаган йорт эшләрен ташлап, ындыр табагына йөри башлады. Аннан ул, төш җиткәч, капкалап алырга гына кайта иде.
Кайткан арада осталар янына килеп, аларның хәлләре белән кызыксына. Те­геләр аңа эшләгән эшләрен күрсәтеп йөргәндә, Гатаулла абзый:
— Тәрәзә төпләрегез яхшы булган, яңакларын да шулай матур эшләсәгез, яңабаштан, — дип кыстырып куя.
Мондый сүздән соң ул осталарның йөзе нигәдер караңгыланып киткәнен тойды тоюын. «Элек-электән сәер бу халык», дип уйлады ул эчтән генә, син аларны мактыйсың, ә бу аларга нигә­дер ошамый. Үзләре сүзгә дә саран, җитмәсә.
Иртәгесен осталар тәрәзә яңакларын көзгедәй шомартып бетергәндә, төш җитә. Гатаулла абзый аларның эшлә­реннән бик канәгать кала.
— Менә булган. Түшәм такталарын да шулай тигез, матур итеп шомартсагыз, яңабаштан.
Кичкә кадәр осталарның бөтен вакы­ты түшәм такталарын кабат шомартырга китә.
Тора-бара алар Гатаулла абзый бе­лән бөтенләй сөйләшмәс булдылар. Моңа кадәр осталарның һәрнәрсәне җентекләп, кат-кат эшләгәненә шатла­нып йөргән Гатаулла абзый аптырап калды.
Бер кичне келәттә йокларга яткач:
— Әллә син аш-суыңны кысан тота­сыңмы, яңабаштан, кеше тиктомалдан шулай итенмәс иде, — дип, хатыны Га­лимәгә бәйләнде.
— Ату син мине белмисең. Гомер-гомергә кешегә дәүләтемнән берни жәлләмәгәнне, бүген генә саранланып торырга... Теге утлы савытларыңны азсыналармы икән әллә? Әйттем мин сиңа, алларына яшшиге белән куй, дип. Бөтен районда мәсхәрәгә каласың килде, күрәсең. Авылларына кайткач, кырмыска Гатаулласыннан да карун кеше юк икән, дип сөйләп йөрүләре дә бар әле.
Таякның юан башы үзенә төшүен күр­гәч, Гатаулла абзый ярсып ук китте:
— Юкны лыгырдап ятмале, яңабаштан. Ничек теләделәр, шулай куям. Мине районда белмиләрдер шул. Кырмыска Гатаулласы, диләр аны. Тукта әле, мин бүген төшкән килен түгел ләбаса. Тел яшереп торырга, — диде ул һәм эчке күлмәк-ыштаннан гына күршеләренә кереп китте. Балта осталарына ятакны алар күрше Сәгыйтьләрнең өйалдына түшиләр иде. Галимә түти:
— Башта киен, ичмаса, — дип, артыннан кычкырып калса да, әллә ишетте, әллә ишетмәде.
Хатын: «И Ходаем, тавыш-гауга чыга күрмәсен тагын», — дип, урыннан торып, күлмәген киеп маташкан арада, Гатаул­ла абзый әйләнеп тә кайтты. Аның ап­тыраган йөзенә күз салгач, Галимә түти бөтенләй шомлана калды.
— Нәрсә булды? Иртән өлгермәс идең­ме? Арып йокыга киткән кешеләрне бимазалап йөрмәсәң? — диде ул.
Гатаулла абзый, актан-карадан берни дәшмичә, акрын гына урынына барып ятты.
— Ник эндәшмисең? Әллә телеңне йоттыңмы?
Гатаулла абзый, бик озак дәшми ят­кач, хатынының аптыратуыннан туеп:
— Киткәннәр алар, яңабаштан, — дип, юрганын ияк астына тартып китерде. Аннан кинәт сикереп торып, мендәрдән нидер эзли башлады. Ниһаять, мендәр тышына кадалган кечкенә генә, нечкә генә бер йомычка табып, аны бөтен көченә селтәнеп, ачу белән читкә ыргыт­кач, борылып ятты да күзен йомып уйга талды. Күрше Сәгыйтькә осталарның: «Мондый бәйләнчек кешене беренче очратабыз. Бөтен эшне кат-кат эшлә­тә», — дип зарланганын ул хатынына әйтмәде.
...Иртәгесен кояш чыгып килгәндә, ул күрше авылда иде инде.
...Балта осталары, шаркылдап көлә-көлә, аның йортын бик тиз өлгерттеләр.
Гатаулла абзый яңа йорт болдырында аларны:
— Кулыгыз алтын икән. Рәхмәт яусын сезгә, яңабаштан, — дип озатып калды.
 

Әнәс ХӘСӘНОВ

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» архивыннан (№5, 2009)

 

Комментарийлар