Логотип «Мәйдан» журналы

Яна көзләр учагы

Яна көзләр учагыБульварның нурлы чагы,Вальс әйләнергә чакыраЮкәнең киң кочагы. Укалыдыр калфагыБөркәнчеге - яфрагы,Салмак кына тәңкә кояТөсләре гел сап - сары. Беләм: кыш булачагын,Салкын ку...

Яна көзләр учагы
Бульварның нурлы чагы,
Вальс әйләнергә чакыра
Юкәнең киң кочагы.
 
Укалыдыр калфагы
Бөркәнчеге - яфрагы,
Салмак кына тәңкә коя
Төсләре гел сап - сары.
 
Беләм: кыш булачагын,
Салкын куырачагын,
Шуңамы соң сагынабыз
Көзнең бу җылы чагын.
 
Матур шул көз чуагы!
Шигырьләр туар тагы -
Якты нурлар белән тула
Күңелнең бар почмагы.
 
Яна көзләр учагы
Бульварның нурлы чагы...
 

Асия САФИНА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар