Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа көнне каршылау

Уй белән шыгрым тулган,Бу башым – гүя карбыз.Утырам үз дәүләтемдәУй белән япа-ялгыз.Үз-үзеңә хаким булу –Үзе бер бәхет икән:Яңа көнгә капка ачам,Таңнарны кабул итәм.Вакытлар дөрес күчәме,Игеннәр шаула...

Уй белән шыгрым тулган,
Бу башым – гүя карбыз.
Утырам үз дәүләтемдә
Уй белән япа-ялгыз.
Үз-үзеңә хаким булу –
Үзе бер бәхет икән:
Яңа көнгә капка ачам,
Таңнарны кабул итәм.
Вакытлар дөрес күчәме,
Игеннәр шаулап үсәме,
Чәчәкләргә бал төшәме –
Боларның Һәммәсенә дә,
Әйтерсең, мин җаваплы.
Җәя кебек киерелгән
Уй-фикер тезгеннәрем.
Җанга бәреп керә кинәт
«Эврика!» мизгелләре!..
Йоклый алмыйм.
Офыкларда
Көн белән төн укмашкан.
Күрегезче: өр-яңа көн
Тып-тып атлап төшеп килә
ИлаҺи бер сукмактан!..
 

Рашат НИЗАМИ


Фото: https://pixabay.com



«Мәйдан» журналы архивыннан



Комментарийлар